Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда "Запорожец"лар ярышы узды [+фоторепортаж]

Татарстанның Бәкер авылындагы кышкы карлы болында "Запорожец" машиналарында узыштылар. Бәкер автораллиена автомобиль сөючеләрнең кызыксынуы елдан-ел арта. Быел анда Лениногорск районы авылларыннан уналты машина катнашты. Лениногорск районының Бәкер авылында ел саен гыйнвар аенда "Запорожец" машиналарында узышлар моннан дистә ел элек "Бәкер" шифаханәсе тарафыннан оештырыла башлаган иде. Бүген инде ул Татарстанның автоузышлар...

Татарстанның Бәкер авылындагы кышкы карлы болында "Запорожец" машиналарында узыштылар. Бәкер автораллиена автомобиль сөючеләрнең кызыксынуы елдан-ел арта. Быел анда Лениногорск районы авылларыннан уналты машина катнашты.

Лениногорск районының Бәкер авылында ел саен гыйнвар аенда "Запорожец" машиналарында узышлар моннан дистә ел элек "Бәкер" шифаханәсе тарафыннан оештырыла башлаган иде. Бүген инде ул Татарстанның автоузышлар календарендә үзенең лаеклы урынын тапты. Ел саен автораллида җиңүчегә күчмә Кубокны Татарстан Дәүләт Советы рәисе, республиканың "ГАЗ-21. Волга" ретро автомобильләр клубы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин тапшыра, "ГАЗ-21. Волга" клубының премияләре белән бүләкли. Беренче урын өчен - 15 мең, икенчене - 10 мең, өченче булып килгән машина хуҗасын 5 мең сум күләмендә премия көтә.



- Беренче чорда бу узышта дүрт машина катнашкан иде, ә хәзер - уналты. Бәйрәм кебек үткән ярышларны халык көтеп ала, яшьләр аңа ныклап әзерләнә, аларның узышканын карарга бөтен тирә-як авыллардан кешеләр җыела. "Запорожец" машинасы - иң халыкчан машина. "Запорожец"лар узышуы - Татарстанның ретро автомобильләр сөючеләр җәмгыятенең иң күңелле вакыйгаларыннан берсе. Аның популярлыгы әле тагын да артачак, - диде Фәрит Мөхәммәтшин узышларны ачу тантанасында.



Соңгы өч елда Бәкер автораллиенда күрше Иске Шөгер авылы егете Марсель Бадыйков беренчелекне бирми. Шуңа күрә аның ярышка "13"нче санлы машинасын "Чемпион" дигән язулар, җиңүче Кубогы рәсемнәре белән бизәп килүенә иптәшләре дә, көндәшләре дә лаеклы карый. Быел да ул тыйнак кына: "Җиңүгә өмет итмим, катнашучылар күп, узыш трассасы авыр - бик борылмалы", - дип кара "Запорожец"ының руленә утырды. "Машинаны узган ел гаражга ничек кертеп куйсам, шулай торды, бернәрсәсен үзгәртмәдем, бераз буявын гына яңарттым", - дип, гадәттәгечә, сер бирмәде.

Быел да узышка Марсельнең туган-кардәшләре - Руслан белән Рамил Бадыйковлар, Радим белән Радмил Гәрәевләр һәркайсы үз машинасы белән чыкты. "Мин өченче ел катнашам. Быелгы узышка махсус "Запорожец" сатып алдым, чөнки үткән елгысын узышканда бәрдергән идем. Ә беренче машинаны миңа Марсель бүләк иткән иде, хәзер мин аны Радимга бүләк иттем", - дип сөйли Рамил Бадыйков. Яңа машинасына ул "29" санын биргән - туган көне кебек.



"Запорожец"ларга карлы болында трактор белән эттереп ясалган 2 чакрымлы трассаны өч тапкыр әйләнергә туры килде. Хөкемдарлык эше Фәрит Мөхәммәтшин белән берлектә "Бәкер" шифаханәсе баш табибы Марат Ибраһимовка да йөкләнде. Бәкер автораллие чемпионы Марсель Бадыйков юкка гына борчылмаган икән: финишка беренче җитәргә теләүчеләр, аның машинасы белән тиңләшердәй көчле экипажлар быел шактый булды. Башлангыч заездда Марсель тамашачыларны куандырыр өчен финишка үзенең "фирма" йөреше, - ягъни машинасын борып, арты белән керсә, финал заездда андый чыгышка җөрьәт итмәде, югыйсә, үкчәсенә басып килгән Иске Шөгер егете Рамил Шәйдуллин күз ачып йомганчы узып китәчәк иде.



Шулай итеп, 2016 елгы автораллида кабаттан Марсель Бадыйков җиңде, икенче урынны - Рамил Шәйдуллин, өченчене Рәшит Заманов яулады. "Тормыш иптәшем Рамил быел тәүге тапкыр көч сынашып карады. Улыбыз Руслан узган ел өченче урынны алган иде, ул быелгы ярышка да чүплектән иске "Запорожец" табып ремонтлады. Безнең өчен иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу", - дип Гөлшат Шәйдуллина авторалли вакыйгасы ел саен аларның гаилә бәйрәменә әверелүен ассызыклады. Кышкы суыкта киез итекләр, җылы туннар киеп, җыйнаулашып болынга төшеп, коймаклар белән сыйлана-сыйлана кайнар чәй эчеп, таныш-белешләрнең тимер атлары өчен җан ату - үзе бер кызык.

"Бәкер" шифаханәсе узышта катнашкан эшчеләрен аерым бүләкләргә карар итте - Илнур Галиев, Айрат Исмәгыйлев һәм музей экспонаты булырдай кечкенә генә "бөкре" "Запорожец"ны иярләгән Руслан Бадыйков кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X