Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга грипп килә: прививка ясатырга өлгер

Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе гадәттәгедән бер айга иртәрәк башларга булдылар. Сентябрь башында республикага вакцинаның зур партиясе алынган, бүгенге көндә аны дәвалау учреждениеләренә тарату төгәлләнә. Ә бу атнадан инде прививканы ясатып булачак. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Рузалия Долгова хәбәр иткәнчә, быел барлыгы 800 мең доза "Гриппол" препаратына...

Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе гадәттәгедән бер айга иртәрәк башларга булдылар. Сентябрь башында республикага вакцинаның зур партиясе алынган, бүгенге көндә аны дәвалау учреждениеләренә тарату төгәлләнә. Ә бу атнадан инде прививканы ясатып булачак. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Рузалия Долгова хәбәр иткәнчә, быел барлыгы 800 мең доза "Гриппол" препаратына заказ бирелгән, бу республика халкының чирегеннән артыгына җитәчәк. 500 мең доза алынган инде. Вакцинаның штамм составында - А гриппының ике төре: югары патоген "Калифорния-2009", шулай ук ул "дуңгыз гриппы" да һәм "Виктория-2011" (H3N2); шулай ук "Массачусетс-2012" В гриппы. Быел табиблар нәкъ менә шул грипп төрләрен "кунакка" көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев