Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга кече һәм урта бизнесны үстерүгә 519 млн сум субсидия бүленгән

"Экономияле үсеш һәм инновацион икътисад" дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасына 519,17 млн сум акча бүленгән. Субсидия, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм максатында, тәкъдим ителә. Бу хакта бүген бастырылган РФ Хөкүмәте карарында әйтелгән. Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен билгеләнгән дәүләт милке объектларына капитал салуларны финанслашуга 259,57 млн...

"Экономияле үсеш һәм инновацион икътисад" дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасына 519,17 млн сум акча бүленгән. Субсидия, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм максатында, тәкъдим ителә. Бу хакта бүген бастырылган РФ Хөкүмәте карарында әйтелгән.

Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен билгеләнгән дәүләт милке объектларына капитал салуларны финанслашуга 259,57 млн сумлык субсидия бирелгән. Төбәкләр арасында барлыгы 1,51 млрд сум күләмендә акча бүленгән.

"Кабул ителгән карар кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын булдыру һәм үстерү, бизнес-инкубаторлар төзү, реконструкцияләү һәм матди-техник җиһазландыруга булышачак", - диелгән РФ Хөкүмәте карарына аңлатма язуында.

Моннан тыш, Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәменә 259,6 млрд сумлык тагын бер субсидия бүленгән. Россия төбәкләренә әлеге максатларга барлыгы 9,61 млрд сум бирелгән.

Әйтергә кирәк, субсидияләрне бүлү исә 2016 елның I кварталында РФ субъектларын конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча аныкланачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев