Татарстанлыларның аю белән очрашу очраклары арта [+видео]
Яңалыклар

Татарстанлыларның аю белән очрашу очраклары арта [+видео]

Әлеге хәл Мурманск өлкәсендә булган. Ингозеро күле яр буенда ял итәргә туктаган Татарстан туристларына җирле аю бәйләнгән. Аю урман ягыннан көтмәгәндә килеп чыккан. Турыдан-туры палаткалары янына килә башлаган аю каршында туристлар югалып калмаган: тиз генә мотоцикл кабызып, шуның тавышына урман кунагын куркытырга булганнар. Бәхетләренә күрә, ниятләре тормышка ашкан - аю...

Әлеге хәл Мурманск өлкәсендә булган. Ингозеро күле яр буенда ял итәргә туктаган Татарстан туристларына җирле аю бәйләнгән.

Аю урман ягыннан көтмәгәндә килеп чыккан. Турыдан-туры палаткалары янына килә башлаган аю каршында туристлар югалып калмаган: тиз генә мотоцикл кабызып, шуның тавышына урман кунагын куркытырга булганнар. Бәхетләренә күрә, ниятләре тормышка ашкан - аю урманга кереп качкан.

Туристлар да тиз генә ял итү урынын үзгәртергә булган.

Интертат.ру


Нет комментариев