Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар җир эшләренә ордер һәм файдалануга рөхсәтне онлайн ала алачак

Хәзерге вакытта «Мин төзим» платформасы республиканың Саба һәм Әлмәт районнарында сынау уза.

Татарстанда ноябрь башында тест режимында эшли башлаган "Мин төзим" платформасын яңарттылар. Инде гамәлдә булган дүрт онлайн-хезмәткә тагын дүртесе өстәлде, дип хәбәр иттеләр ТР Министрлар Кабинетында.

Татарстанлылар «җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы (ГПЗУ), җир эшләренә ордер, файдалануга кертүгә рөхсәтне онлайн ала алачак. Моннан тыш, цифрлы форматта газ бүлү челтәрләренә тоташуга техник шартлар тәкъдим ителә башлады", - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Алга таба суперсервиста "Электр челтәрләренә техник тоташуга гариза бирү" хезмәтен алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Министрлыкта, платформаның максаты - хезмәтләр күрсәтү вакытын кыскарту һәм дәүләт белән хезмәттәшлек сыйфатын арттыру, дип билгеләделәр. Мисал өчен, платформаны эшләтеп җибәрүдән хезмәтне рәсмиләштерүгә гариза бирүнең уртача вакыты тугыз тапкырга кимеде.

"Мин төзим" цифрлы платформасы "Цифрлы икътисад" милли проекты буенча булдырылды. Хәзерге вакытта ул республиканың Саба һәм Әлмәт районнарында сынау уза. 2021 елда суперсервис барлык татарстанлыларга да мөмкин булачак дип көтелә.

stroika.tatarstan.ru

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев