Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар Үзбәкстан бәйсезлеге көнен бәйрәм итүдә катнашты

Быел Үзбәкстан Республикасы дәүләт бәйсезлегенең 27 еллыгын билгеләп үтте.

Татарстан вәкиллеге Ташкентта А.С.Пушкин исемендәге мәйданда Үзбәкстан Республикасы дәүләт бәйсезлегенең 27 еллыгын билгеләп үтү бәйрәм чараларында катнашты. Бу хакта Үзбәкстанд Республикасында Татарстан вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзбәкстан бәйсезлеге көнен бәйрәм итү чарасында Россия Илчелеге хезмәткәрләре, Үзбәкстандагы Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык вәкиллеге, Ташкент шәһәре милли-мәдәни үзәге җитәкчеләре һәм активистлары катнашты.

Бәйрәм концертында иҗат коллективлары, төрле бәйге лауреатлары, Үзбәкстанның халык һәм атказанган артистлары, балалар хореография коллективлары чыгыш ясады.

Концертны Үзбәкстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Марат Хәкимов ачып җибәрде. Ул үзбәк телендә “Она юрт” композициясен башкарды.

Бәйрәм көне дәвамында күргәзмә-ярминкә эшләде. Анда Үзбәкстан милли-мәдәни үзәкләре белән бергә Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге дә милли кәсепчелек эшләрен тәкъдим итте.

Биредә катнашучылар татар халкының халык-кулланма сәнгатен, көнкүрешен һәм милли ризыкларын, киемнәрен, өй кирәк-ярагын, керамик эшләнмәләрен, зәркән бизәнү әйберләрен, борынгы фотографияләрен һәм башка күп нәрсәне күрсәтә алды.

Соңыннан бәйрәм салюты булды.

Фото: Представительство Татарстана в Республике Узбекистан

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев