Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 6 районы былтыр түбән сыйфатлы печән әзерләгән

Арча, Югары Ослан, Кайбыч, Әтнә, Балык Бистәсе, Теләче районнарында тикшерелгән печән түбән күрсәткечкә ия.

2017 елда республиканың 6 районында җыелган печән сыйфаты ягыннан түбән күрсәткечле. Бу хакта   бүген Буада узган район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләү вакытында эшчәнлегенә багышланган  республика семинарында "Республика ветеринария лабораториясе" директоры Марс Вәлиев әйтте.

"Узган ел Арча, Югары Ослан, Кайбыч, Әтнә, Балык Бистәсе, Теләче районнарында тикшерелгән печәннең түбән күрсәткечкә ия булуы ачыкланды. Бу районнарда печәннең дымлылыгы югары, каротин һәм протеин күләме шактый ким", - диде ул.

Җитәкче сүзләренчә, былтыр республика буенча барлыгы 445685 тонна печән тикшерелгән. Уртача коры матдә - 83,07, каротин - 23, 7мг/кг, протеин 12,7 процентны тәшкил итә.

Марс Вәлиев үз чыгышында сыйфатлы печән әзерләү буенча киңәшләрен дә бирде.

"Печән 17 проценттан да күбрәк дымлылык калдырмыйча киптереп җыелырга тиеш. Аның составындагы каротинны саклау өчен аны 6-7 см озынлыкта чакта, иртәнге сәгатьләрдә, 9га кадәр чабарга кирәк. Гектарыннан 150 центрнердан күбрәк яшел масса алына икән, үләнне таратырга кирәк. 120ц/га уңышлы мәйданнарны күпертеп чабарга кирәк. Чабылган үләннең өске өлеше 60-65 процент дымлылыкка калгач, чабылганнан соң 3 сәгать узгач, печәнне әйләндерергә кирәк. Икенче катны тагын 3-4 сәгать вакыттан соң әйләндерәләр. Бу вакытта аның дымлылыгы 40-45 процентка калырга тиеш. Соңыннан тырмалап күпертергә дә, киптерергә кирәк. Сыйфатлы печән әзерләү өчен үләннең дымлылыгы 17 проценттан да артырга тиеш түгел", - диде җитәкче.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев