Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның ветеринария идарәсе хайваннарны теркәү эше буенча юл картасы эшләячәк

«Илдә хайваннарны исәпкә алу буенча проблема туды», — диде Алмаз Хисаметдинов.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе хайваннарны теркәү эше буенча юл картасы эшли. Бу хакта коллегия утырышында ведомство башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтте.

«Илдә хайваннарны исәпкә алу буенча проблема туды. Идентификацияне кертергә вакыт җитте», — диде ул.

Алмаз Хисаметдинов Россия Хөкүмәтенең хайваннарны идентификацияләү буенча закон проектын караганын әйтте. «Бу закон үз көченә кергәч, хайваннар хуҗаларына теркәү процедурасы мәҗбүри булачак. Ул чиплаштыруны һәм белешмәләрне базага кертүне күздә тота», — диде.

Республиканың баш ветеринария инспекторы сүзләренчә, законны быел ук кабул итәргә мөмкиннәр. «Исәпкә алу һәм идентификация буенча чараларны субъектларның ветеринария хезмәтләренә йөкләү планлаштырыла», — диде.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев