Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татфондбанк һәм Интехбанк кертемчеләренә 500 млн сумга якын акча түләнгән

Ел ярым эчендә республика фонды 2,3 меңнән артык физик һәм юридик затка ярдәм күрсәткән.

Республика ярдәм фонды Татфондбанк (ТФБ) һәм Интехбанк кертемчеләренә 500 млн сумга якын акча түләгән. Республика ярдәм фонды Советы рәисе Айрат Нуретдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Без 500 миллион сумга якынлашып киләбез – бу түләүләрнең гомуми күләме. 2 мең 359 физик һәм юридик затка барлыгы 464,1 миллион сум акча түләнде. Безнең фикеребезчә, бу бер дә начар күрсәткеч түгел, чөнки әле фондның эшчәнлегенә ел ярым да юк», - дип искәртте Нуретдинов.

Ул аена уртача 400-500 килешү төзелүен билгеләп үтте.

Шул ук вакытта, фонд рәисе Республика ярдәм фондының үткәрү сәләте оешманың персоналы белән түгел, ә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының үткәрү сәләте белән чикләнүен әйтте.

«Алар зур күләмдә мәгълүматлар эшкәртә – агентлыкка мөрәҗәгатьләр ике тапкыр килә. Шунлыктан без Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгыннан җавапны бер ай һәм аннан да артыграк көтә идек. Хәзер исә бу вакыт кимеде», - дип сүзен йомгаклады Нуретдинов.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X