Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татлы Рамазан”: казанлыларга һәм башкала кунакларына хөрмә өләшәчәкләр

8 июньдә, мөбарәк җомга көнендә, Казанда “Татлы Рамазан” акциясе узачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аны рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм мөселман яшьләрендә әхлакый таянычларны ныгыту максатыннан, шулай ук туристларның һәм Казан кунакларының Изге Рамазан аеның фазыйләтләренә, традицияләренә һәм ислам диненең хакыйкый кыйммәтләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрә.

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә узачак акция кысаларында волонтерлар “барлык айлар солтаны”ның төп символы – хөрмә өләшәчәкләр һәм Рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тотуның файдасы турында сөйләячәкләр. Массакүләм мәгълүмат чараларын теркәү – 2018 елның 7 июненә кадәр 15.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон буенча: 89172939706 (Резеда Закирова).

Фото: http://dumrt.ru

http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев