Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татмедиа»да Совет чоры журналистларына багышланган күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә өч фотографның эшен күреп була.

«Татмедиа» галереясында «Совет Татарстаны журналистлары турында фотопоэма, ТАССР медиасы – фоторепортерлар күзлегеннән» дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә өч фоторепортер Рамил Галиев, Фәрит Гобәев һәм Эдвард Хәкимов эшләре тәкъдим ителә.

«Күргәзмә безнең хакта, бу бина, типография, редакцияләр турында. Анда безнең арада булмаган һәм бергә эшләүче журналистларны күрергә була. Бу күргәзмә безнең өчен бик мөһим», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.


Күргәзмәнең инициаторы — «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин. «Фотога төшерүчеләр бик күп, тик чын осталар аз. Бу кешеләр безнең республика, халык тарихын төшергән. Аларның хезмәте турында бөтен дөнья белергә тиеш. Күргәзмә яшьләргә кирәк, тормышның мөһим мизгелләрен тарихка керткән кешеләрне белү бик файдалы булыр», — дип сөйләде Равил Фәйзуллин.

Фәрит Гобәев бу бинада 45 ел хезмәт итүен искә алды. «Без кечкенә генә бүлмәләрдә эшли идек. Күп еллар узгач, бу коридорда безнең турында фототарих булачак, дип әйтсәләр, мин, әлбәттә, ышанмас идем. Татар журналистикасы тарихын фотолар аша күрсәткән китап чыгарырга кирәк», — дигән тәкъдим ясады фотограф.


Фотоларда «Татмедиа» редакцияләрендә хезмәт иткән күренекле шәхесләрне күреп була.


Рамил Галиев күргәзмәдәге иң яраткан фотосы турында сөйләде. «Фотода минем беренче редакция — „Татарстан яшьләре“ газетасы. Беренче командировкада бөркет комбайнга бәрелде. Комбайнчы аны, канатларын җәйдереп күтәрде. Кадрга зур кош, арттагы „Нива“ комбайны, икмәк керде. Аны беренче биткә дип алып кайттым, тик минем фотоны аңламыйча чүплеккә салганнар иде», — дип искә алды Рамил Галиев.

  • Фәрит Гобәев — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. 35 ел гомерен республика матбугатына багышлаган. 30 артык күргәзмә авторы.
  • Рамиль Галиев — «Татарстанның атказанган матбугат һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәре» исеменә лаек, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Россиянең фоторәссамнар берлеге әгъзасы, мәгълүмат чараларында кырык елдан артык хезмәт иткән профессиональ фотограф, фотокүргәзмәләр авторы.
  • Эдвард Хәкимов — профессор, «Тасма» фотоберлеге әгъзасы.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев