Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төбәк авылында яшәүче Зәйнәпбикә Сөнгатуллинаны Владимир Путин 90 яшьлек юбилее белән котлады

Төбәк авылында яшәүче Зәйнәпбикә Сөнгатуллинага 90 яшь тулды. Алар ире Хөснулла белән ике бала үстергәннәр. Зәйнәпбикә әби гомере буе авыл хуҗалыгында төрле эштә хезмәт куйган. 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Зәйнәпбикә Сөнгатуллинаны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Кибәче авыл жирлеге башлыгы Факия Гатауллина...

Төбәк авылында яшәүче Зәйнәпбикә Сөнгатуллинага 90 яшь тулды. Алар ире Хөснулла белән ике бала үстергәннәр. Зәйнәпбикә әби гомере буе авыл хуҗалыгында төрле эштә хезмәт куйган. 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Зәйнәпбикә Сөнгатуллинаны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Кибәче авыл жирлеге башлыгы Факия Гатауллина котлап, Россия Президентының Котлау хатын, бүләкләр тапшырдылар. Хәзерге вакытта 1 группа инвалид әби улы Рафыйкҗан гаиләсе тәрбиясендә яши. Үзен котларга килүчеләргә ул үткән тормышында кичергәннәрне сөйләп, күңел хатирәләрен яңарт­ты. Тумыштан күзләре начар күрсә дә, зиһене ачык, хәтере әйбәт аның. Ходай биргәненә шөкер итеп, балалары, биш оныгына куанып гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев