Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбәләрдә хәтәр бар

Быелгы һава торышында түбәләрдән кар төшү, йорт-бина кәрнизләрендә асылынып торган боз сөңгеләре җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра. Димәк, саклык чаралары күрү кирәк.

Түбәләрдәге карны үзвакытында чистартмау күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Шул уңайдан Татарстан  Республикасы  буенча  гадәттән тыш хәлләрне  кисәтү һәм юкка  чыгару,  янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү  комиссиясе күчемсез  милек хуҗаларына, коммуналь предприятиеләргә түбәләрне чистартуны оештырырга,  кар һәм  боз  сөңгеләре  төшү  куркынычы булган биналарга керү һәм чыгу юлларында тиешле билгеләр урнаштырырга  тәкъдим итә. Бу эшне кәрнизләре урам якка, тротуарларга  чыгып торган биналарда  алып  бару  аеруча   мөһим. Тиздән көннәр җылытачак, һәм моңа әзер булып тору таләп ителә. Һава торышы җылыткач, карның тыгызлыгы да арта, ул бәла чыганагына әверелмәсен  иде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев