Саба таңнары

Түбән Камада 15 яшьлек кызны йөргән егете үлемнән коткарып калган

15 яшьлек кыз аска ташланырга теләп, 9 нчы катның тәрәзә төбенә менеп утырган. Башкаларга күп катлы йортның подъездында әлеге кызны сәгатьләр буе үгетләргә туры килгән. Гадәттән тыш хәл булган урынга шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, психологлар да чакыртылган. Бераздан кызның әтисе һәм йөргән егете дә килеп җиткән. Нәкъ менә егетенең үгетләве...

15 яшьлек кыз аска ташланырга теләп, 9 нчы катның тәрәзә төбенә менеп утырган. Башкаларга күп катлы йортның подъездында әлеге кызны сәгатьләр буе үгетләргә туры килгән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, психологлар да чакыртылган. Бераздан кызның әтисе һәм йөргән егете дә килеп җиткән. Нәкъ менә егетенең үгетләве кызны әлеге начар уеннан кире кайтарырга булышкан да инде.

Әле мәктәп яшендәге кыз 9 ел әнисез, әтисе һәм апасы белән генә яши икән. Алар бирегә Яңа Чишмә районыннан күченеп килгән, ди НТР телекомпаниясе.


Интертат.ру

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: