Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрен үтергәннәр

14 августта Түбән Кама шәһәрендәге бер йортттагы фатирда ир-ат мәете табыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, хокук саклау органнарына кеше үтерү турында хәбәр килгән.

Эштән соң өлкән лейтенант өченче буын туганнан туган апаларына кунакка килгән булган. Хәзерге вакытта хезмәт тикшерүе үткәрелә, дип аңлаттылар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Туганнар кәеф-сафа корып утырганнар, аннары ир өенә кайтырга булган, әмма аны куна калырга күндергәннәр. ЮХИДИ хезмәткәрен йоклаган вакытта кемдер буып үтергән.

Үтерүче мәрхүмнең туганының ире 40 яшьлек җирле кеше җинаять урынында тоткарланган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев