Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче башлыгы райондагы сәнәгать мәйданчыгын торгынлыкка төшергән идарәчене тәнкыйтьләде

"Бүген сәнәгать мәйданчыгында эчке тәртип кагыйдәләре, керү-чыгу тәртипләре үтәлми, төрле тәртипсезлекләргә, угрылыкка юл куела”, - диде ул.

Теләче сәнәгать мәйданчыгын тирән торгынлыктан чыгару мәсьәләсе һәр атнаның сишәмбе көнендә район киңәшмәсенең көн тәртибенә кертеләчәк. Бу хакта район басмасы яза.

Хәзерге вакытта Теләче сәнәгать мәйданчыгында торгынлык күзәтелә, резидентлар саны артмый, дип яза газета. 15 май көнне район Советының утырышлар залында Идарәче компания вәкилләре белән берлектә үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сәнәгать мәйданчыгы идарәче компаниясен тәнкыйтләде: “Идарәче “Созидание” компаниясе узган дүрт ел эчендә бер генә инвестор да җәлеп итмәде. Ә полимердан торбалар җитештерүче заводны күз карасы кебек саклап каласы урында, ябылуына, тар-мар ителүенә китерделәр. Бүген сәнәгать мәйданчыгында эчке тәртип кагыйдәләре, мәйданчыкка керү-чыгу тәртипләре үтәлми, төрле тәртипсезлекләргә, угрылыкка юл куела”, - дип әйтте ул.

Илдус Зарипов мәсьәләнең атна саен район киңәшмәсенең көн тәртибенә алыначагын белдерде. Идарәче компания җитәкчесе Марат Мифтахов белән башкарма директоры Айдар Мирсәетовка, кичекмәстән, мәйданчыкка инвесторлар җәлеп итү, югары технологияле җитештерү объектлары, 2018-2019 нчы елларга переспектив эш планы булдыру бурычы куелды, диелә хәбәрдә.

  • 2012 елда Россиядә, шул исәптән республикада сәнәгать мәйданчыклары төзү буенча программа старт алды. Ул республиканың һәр районында сәнәгать мәйданчыклары төзү, инвестицияләр җәлеп итү, яңа төр җитештерү предприятиеләре оештыру, яңа эш урыннары булдыруны күз уңында тотты. Мондый мөмкинлектән беренчеләрдән булып Теләче районы да файдаланды. 2014 елның ноябрендә Теләче сәнәгать мәйданчыгы ТР Икътисади Советның күчмә утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәүдән килгән вәкилләр катнашында тантаналы шартларда ачылды. 2014 елда биредә 9 резидент үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Мәйданчыкның инфраструктура үсеше өчен дәүләт тарафыннан 227 млн. сум акча бүлеп бирелде, 330 эш урыны барлыкка килде.
  • Теләче сәнәгать мәйданчыгы резидентларының берсе – полимер торба заводының алты линиясендә диаметры 20дән 630 ммга кадәр булган, түбән басымлы полиэтилен торбалар җитештерелде. Теләче торба заводында 30-40 кеше хезмәт куйды. Биредә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 20-22 мең сум тәшкил итте. Заводта 20 төрле торба җитештерелде.
  • Бүген онлайн режимында узган видеонференциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда республика районнарында төзелгән сәнәгать мәйданчыкларының бүгенге торышына, аларның эшчәнлек мәсьәләләренә тукталды. Президент сәнәгать мәйданнарының эшләве мөһим, аларда компанияләрнең – резидентларның урнашуы, җитештерү үсеше булу мөһим, диде. Президент сүзләренчә, бүгенге көндә мәйданнар буш тора. Президент бу мәсьәлә буенча шимбә саен район башлыкларыннан хисап сораячагын белдерде.

Фото: https://business-online.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X