Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче гаиләсенә ярдәм кирәк

Теләче районының өченче номерлы "Шатлык" балалар бакчасы үзләрендә тәрбияләнүче, уртанчы төркемгә йөрүче Шәйхетдинов Нәфискә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу хакта "Теләчеинформ" мәгълүмат агентлыгы яза. Нәфискә хәзерге вакытта 4 яшь, табиблар аңа баш мие яман шеше диагнозы куйган. 4 сентябрьдә сабыйга 8 сәгатькә сузылган беренче опреция ясалган. Якын арада тагын операция...

Теләче районының өченче номерлы "Шатлык" балалар бакчасы үзләрендә тәрбияләнүче, уртанчы төркемгә йөрүче Шәйхетдинов Нәфискә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу хакта "Теләчеинформ" мәгълүмат агентлыгы яза.
Нәфискә хәзерге вакытта 4 яшь, табиблар аңа баш мие яман шеше диагнозы куйган. 4 сентябрьдә сабыйга 8 сәгатькә сузылган беренче опреция ясалган. Якын арада тагын операция булырга тиеш. Бу - авыруны җиңү өчен бердәнбер ышаныч һәм өмет.
Табиблар, баланың гомерен саклап калу өчен, операцияне ашыктыра. Без тиешле сумманы җыеп өлгерсәк, баланың савыгуына ышаныч бермә-бер арта.
Балалар бакчасы коллективы һәм ата-аналар бу изге эштә актив катнашкан. Ләкин ул гына җитми. Шәйхетдиновлар гаиләсенең дәвалау курсы өчен түләргә акчасы җитми.
Шушы сабыйга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен акча күчерү өчен реквизитлар:
ФИО: Шайхутдинов Фанис Мударисович,
ПАО «Ак барс» банк
Расчетный счет 42301810445321690568.
Шушы авыр вакытта Фәнис һәм аның гаиләсенә кулдан килгәнчә ярдәм итик, сабыйның гомерен саклап калырга булышыйк!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев