Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районы Орымширмә авылында яшәүче хатын-кыз үз йортына ут төрткән [+фото]

Соңгы айларда районда кинәт янгыннар саны артып китте, 2015 елның 7 августына кадәр ел башыннан Теләче районында 8 янгын очрагы теркәлгән, узган елгы статистика белән чагыштырганда бу 3кә күбрәк, бу вакытка 2014 елда 5 янгын булган. 5 август көнне 14 сәгать 40 минутта район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылыннан хәбәр...

Соңгы айларда районда кинәт янгыннар саны артып китте, 2015 елның 7 августына кадәр ел башыннан Теләче районында 8 янгын очрагы теркәлгән, узган елгы статистика белән чагыштырганда бу 3кә күбрәк, бу вакытка 2014 елда 5 янгын булган.

5 август көнне 14 сәгать 40 минутта район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылыннан хәбәр керә. Биредә яшәүче бер хатын-кызның йорты януы турында күршеләре хәбәр итә. Район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре Орымширмәгә юл тота. Агач йортны тиз арада ут чолгап алуга һава торышының эссе һәм көннең җиләс булуы да сәбәпче була күрәсең. Кызу темпта, һәрвакыт оператив эшләүче янгын сүндерүчеләр йортның тулаем янып бетүенә юл куймый, өйнең төп өлешен саклап калуга ирешәләр.

Янгын турында берәр хәбәр ишетсәк, һәрберебез дә «Нилектән чыкты икән янгын», дип уйлана, кызыксына башлый. «Гадәттә янгыннарның күпчелегенең нигезендә - кеше факторы ята», - дип шәрехләгән иде бервакыт аралашканда янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Ленар Тимерханов. Әйе, кемдер электр белән дөрес эш итми, кемдер ялгышлыгы яки ваемсызлыгы нәтиҗәсендә янгын корбанына әйләнә. Ә бу очракта хәтта ышанып та булмый, янган йортта яшәүче ханым үз йортына үзе ут төрткән. «Ничек үз аңындагы кеше үз йортына үзе ут төртә алсын?» - дигән сорау бу урында һәркемдә тугандыр. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү буенча хәзер район полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә. «Янгынның сәбәпчесе - тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы 1981 елгы хатын-кыз. Ул йортын яндыруга алдан әзерләнгән дип фаразлана, чөнки киемнәрен җыйнап күршесенә кертә, документларын авыл кибетендә калдырып китә. Көпә-көндез йортын йозакка бикли һәм тәрәзәне ачып кереп йорт эчендәге чаршауга ут төртеп кире тәрәзәдән чыгып кача. Йортның түбәсе яртылаш янды, агач веранда тулаем янып бете, өйнең эчендә ут төрткән урынына зур зыян килә, шул урында түшәм һәм йорт эчендәге җиһазлар янды», - дип сөйләде безгә Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Хәкимуллин.

Әлеге йортта тәртипсез тормыш рәвеше алып барылганлыгы турында күршеләре дә ассызыклый, төнлә дә кеше өзелми биредә. Янгын булган көнне Бразаусканены эзләп таба алмыйлар, икенче көнне бер авылдашының карават астында качып яткан хәлдә табалар үзен… «Көлсәң-көл, еласаң-ела» дигән гыйбарә нәкъ шушы күренешкә туры килә сыман.

Ике баласы булып та, аларны тәрбия кылмаган (балалары әбиләрендә үсә) әлеге хатын-кызны үзе яшәгән йортка ут төртергә нәрсә этәрде икән? Бу темага әле без киләчәктә, полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләрен төгәлләгәч, әйләнеп кайтырбыз дип уйлыйм, чөнки күп сораулар җавапсыз кала…

Рәфилә Шәмсетдинова

Теләчеинформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев