Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлек азыгы әзерләүдә республика 20 көнгә соңга калды - Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе

“Үлән әле кыска, үсеп җитмәде”, - диде баш ветеринар Алмаз Хисаметдинов.

Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов терлек азыгы әзерләү буенча соңга калганлыкны әйтте. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”га - Буада район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләү вакытында эшчәнлегенә багышланган республика семинарыннан соң әйтте.

“Терлек азыгын әзерләү буенча 20 көнгә соңга калдык. Башка елларда инде бу вакытта терлек азыгы әзерләргә тотына идек. Быел исә эш 4-5 районда гына башланды. Әмма соң тотыну терлек азыгының сыйфатына зыян салыр, дип уйламыйм. Чөнки үлән әле бик кыска, үсеп җитмәде. Төньяк районнарда аеруча да сизелә бу. Алар да старт сызыгында инде, эшкә керешергә көтеп торалар”, - диде баш ветеринар.

“Татар-информ"га билгеле булганча, Аксубай, Әлки, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Нурлат районнары инде күпьеллык үләннәрне чабу һәм терлек азыгы әзерләүгә кереште. 5 июньгә барлыгы 1,2 мең гектар мәйданда үлән чабылды.

Бүген Буага Татарстанның 43 районыннан баш ветеринария табиблары һәм ветеринария лабораториясе җитәкчеләре җыелды. Алар терлек азыгы әзерләүгә багышланган еллык семинарда катнашты. Теоретик өлештән соң ветеринарлар Буа ветеринария техникумы базасындагы гамәли мәйданчыклар белән танышты. Биредә мөгезле эре терлекнең тоягын эшкәртү, ветеринар-санитар экспертиза, азыктагы токсиннарны ачыклау буенча проба алу, сөт ризыклары һәм йомырка сыйфатын тикшерү, мөгезле эре терлекнең лимфа төеннәрен туберкулезга тикшерү кебек күрсәтмә дәресләр булды.

Фото: Чулпан Шакирова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев