Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимершык мәктәбе укучылары шигырьләр яза

Тукай җырлары. Әнкәй мине нәни чакта, Назлап-сөеп яраткан. Тукай шигырьләрен көйләп, Бишекләрдә йоклаткан. Үсә төшеп тел ачылгач, "Туган тел" не өйрәткән. Аның бу җырлары мәңге, Чыкмас безнең йөрәктән! "Шүрәле" ле урманнары, Күбәләкле кырлары. Мәңге-мәңге онытылмас, Әкиятләре, җырлары. Хәзер инде күп укыдым, Барысын да аңладым. Нәниләргә Тукай язган, Күп җырларны җырладым....

Тукай җырлары.

Әнкәй мине нәни чакта,

Назлап-сөеп яраткан.

Тукай шигырьләрен көйләп,

Бишекләрдә йоклаткан.

Үсә төшеп тел ачылгач,

"Туган тел" не өйрәткән.

Аның бу җырлары мәңге,

Чыкмас безнең йөрәктән!

"Шүрәле" ле урманнары,

Күбәләкле кырлары.

Мәңге-мәңге онытылмас,

Әкиятләре, җырлары.

Хәзер инде күп укыдым,

Барысын да аңладым.

Нәниләргә Тукай язган,

Күп җырларны җырладым.

Без -балалар , барыбыз бергә,

Бик тырышып укыйбыз.

Тукай абый тыныч йокла,

Без Сине онытмыйбыз!

Айзилә Гарифуллина ,

4 сыйныф.

Әниемә

Әни бит ул-изге кеше

Таяныч,сердәшче ул!

Авыр чакта коткаручы,

Иң яхшы киңәшче ул!

Әни бит ул- изге кеше

Ап-ак фәрештәгә тиң!

Әни белән тормыш рәхәт,

Әни белән дөнья киң!

Әни бит ул - изге кеше

Әнисез көн караңгы,

Әнисез кышлар буранлы,

Ә йөрәкләр яралы...

Әни бит ул-изге кеше

Әнисез бармый дөнья.

Әнкәемә озын гомер,

Сәламәтлек бир, Хода!

Алинә Фәйзетдинова,

7 сыйныф укучысы.

Кыш бабай

Ап- ак карлары белән,

Салкын кыш килеп җитте

Кыш бабайның килүен дә

Күңелем күптән көтте.

Әй, сөйкемле Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире!

Җиһанга шатлык өләшеп,

Куандырасың безне.

Инзил Әхмәтвәлиев

4 сыйныф укучысы.

Әниемә

Кем сине иркәләп,

Иртән иртүк уята?

Авыр чакта биттән сыйпап,

"Балам",-диеп юата.

Кем сине тәмле ризыклы

Табыны белән сыйлый?

Аннан юлга озатканда,

Изге догасын юллый.

Телебез дә бит безнең

"Әннә",-диеп ачылган.

Әнине күреп шул чакта,

Елавыбыз басылган.

Әниләрнең һәммәсенә

Зурлап рәхмәт белдерик.

Гомер буе аларның

Без кадерләрен белик!

Алисә Мусина,

7сыйныф укучысы

Әнием-кадерлем!

Әниемнең күңелендә

Күпме ярату хисе,

Нинди саф һәм нинди матур,

Аның әйткән һәр сүзе.

Әгәр ул өйдә булмаса,

Аннан башка күңелсез.

Бу дөньяда берничек тә

Яшәп булмый әнисез.

Аның ашлары иң тәмле,

Юк аңа бүтән тиңнәр.

Әнием эштән кайтуга,

Күтәрелә күңелләр.

Рәхмәт сина, газиз әнием,

Рәхмәт барысы өчен.

Мине яхшы тәрбияләүгә

Син бирәсең бар көчең.

Бәхетле бул,әнием-бәгърем,

Син лаек зур бәхеткә,

Бернинди кайгылар күрми,

Яшә һәрчак рәхәттә.

Ходайга мең рәхмәт әйтәм

Шундый әнием булганга,

Ул мине гел яратып,

"Кызым", диеп торганга.

Син иң яхшысы икәнен

Бары мин генә беләм.

Мин бәхетле,чөнки көн дә

Синең йөзеңне күрәм.

Язсын иде безгә Ходай

Гел янәшә булырга,

Бер-беребезгә булышып,

Матур итеп торырга!

Энҗе Галимҗанова,

7 а сыйныфы укучысы

Әниемә

Кем сине иркәләп,

Иртән иртүк уята?

Авыр чакта биттән сыйпап,

"Балам",-диеп юата.

Кем сине тәмле ризыклы

Табыны белән сыйлый?

Аннан юлга озатканда,

Изге догасын юллый.

Телебез дә бит безнең

"Әннә",-диеп ачылган.

Әнине күреп шул чакта,

Елавыбыз басылган.

Әниләрнең һәммәсенә

Зурлап рәхмәт белдерик.

Гомер буе аларның

Без кадерләрен белик!

Алисә Мусина,

7 а сыйныфы укучысы.

Иң кадерлем-әнием!

"Әни" дигән сүз белән

Ачыладыр телебез.

Әнисез бит яшәп булмый-

Аңлыйдыр һәрберегез.

Китап-дәфтәр барлап бирә,

Хаталарны төзәтә.

Һәрбер эштә ярдәм итә

Яхшылыкка өйрәтә.

Кайвакыт тыңламасак та,

Әниләрнең сүзләрен.

Әрләп, ачулансалар да

Яратабыз үзләрен.

Ягымлы аның карашы,

Җанга рәхәт сүзләре.

Безне күргәч тә шатлыктан

Яна аның күзләре.

Әниемнең йөзләре

Кояштай балкып тора.

Өй эченә нурлар сибеп,

Һәрчак яктыртып тора.

Әниемә

Әни бит ул-изге кеше

Таяныч,сердәшче ул!

Авыр чакта коткаручы,

Иң яхшы киңәшче ул!

Әни бит ул-изге кеше

Ап-ак фәрештәгә тиң!

Әни белән тормыш рәхәт,

Әни белән дөнья киң!

Әни бит ул-изге кеше

Әнисез көн караңгы,

Әнисез кышлар буранлы,

Ә йөрәкләр яралы...

Әни бит ул-изге кеше

Әнисез бармый дөнья.

Әнкәемә озын гомер,

Сәламәтлек бир, Хода!

Фәйзетдинова Алинә,

7 а сыйныф укучысы

Тукай җырлары.

Әнкәй мине кечкенә чакта,

Назлап-сөеп яраткан.

Тукай шигырьләрен көйләп,

Бишекләрдә йоклаткан.

Үсә төшеп тел ачылгач,

"Туган тел" не өйрәткән.

Аның бу җырлары мәңге,

Чыкмас безнең йөрәктән!

"Шүрәле" ле урманнары,

Күбәләкле кырлары.

Мәңге-мәңге онытылмас,

Әкиятләре, җырлары.

Хәзер инде күп укыдым,

Барысын да аңладым.

Нәниләр өчен Тукай абый язган,

Күп җырларны җырладым.

Без -балалар , барыбыз бергә,

Бик тырышып укыйбыз.

Тукай абый тыныч йокла,

Без Сине онытмыйбыз!

Гарифуллина Айзилә, 4 нче сыйныф.

Тимершык урта мәктәбе.

Габдулла Тукай.

Габдулла Тукай безнең,

Яраткан язучыбыз,

Аның матур шигырьләрен ,

Без сәнгатьле укыйбыз.

Габдулла Тукай безнең,

Кыенлыклар күп күргән,

Тик аңа авыр булуын,

Апасы гына белгән.

Аның әкият, шигырьләре,

Яхшылыкка өйрәтә.

"Әдәпле булып үс!"- дип

Әйтеп калдырды безгә.

Шәрифә карчык бер дә

Тукайны яратмаган,

Шуңа күрә кыш көне,

Аны урамда тоткан.

Шуннан аңа салкын тигән,

Үпкәсенә дә төшкән.

Шуннан инде авырып

Бакый дөньяга күчкән.

Фатыйхова Миләүшә,

4 нче сыйныф.

Кыш бабай!

Ап-ак карлар яуганда,

Кыш көннәре булганда.

Яңа ел килә безгә,

Кыш бабай белән бергә.

Шигырь сөйләп бирдек аңа,

Әй, соклана кыш бабай!

Сокланудан, куанудан,

Яшьләрен түгә бабай!

Фатыйхова Миләүшә,

4 нче сыйныф укучысы.

Кызыл борынлы бабай.

Ишекне ачып кыш бабай

Килеп керде өебезгә:

-Исәнмесез, балалар,

Я , ни сөйлисез, әйдә.

Кызыл борынлы бабайга

Рәхәтләндек шигырь сөйләп.

Бабай безгә бүләкләрен

Өләшеп чыкты күпләп.

Фирүзә Хабибрахманова,

4 нче сыйныф укучысы.

Кыш бабай

Ап- ак карлары белән,

Салкын кыш килеп җитте

Кыш бабайның килүен дә

Күңелем күптән көтте.

Эй, сөйкемле Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире!

Җиһанга шатлык өләшеп,

Куандырасың безне.

Инзил Әхмәтвәлиев,

4 нче сыйныф укучысы.

Әнием.

Әниемне яратам

Аның тәмле ашларын,

Аның тәмле чәйләрен,

Аның җылы назларын.

Аның матур күзләрен,

Аның киң күңелләрен.

Яратамын барын да,

Аның усал чагын да...

Әни сүзе һич онытылмас

Минем күңелләремдә.

Әни сүзе басып тора

Йөрәгемнең түрендә.

Хабибрахманова Фирүзә,

4 нче сыйныф укучысы.

Хәерле иртә.

Иртән күзеңне ачуга

Тәрәзәңне ач.

Анда сиңа елмаеп,

Көлеп карар кояш.

Иң беренче үзеңә,

Әткәң белән әнкәңә,

Сеңлең һәм энеңә

Диген: "Хәерле иртә."

Күтәрелсен күңелләр

Бик яхшы үтсен көннәр.

Бәхетле бул син дә,

Бәхетле булыйм мин дә.

Урамга чыккач та,

Хәерле иртә телә.

Сине күреп һәммәсе

Шатлансыннар гына.

"Хәерле иртә" сүзе

Иң тылсымлы сүз булсын.

Хәерле сүзе һәр кешене

Гел яктылыкка илтсен!

Хаҗиева Айлия,

3 нче сыйныф укучысы.

Кабак маҗарасы (Тукайга ияреп...)

Быелгы көз мул килде,

Көннәре дә шәп тора.

Хәтта ки бөркү булып,

Кояшы да кыздыра.

Табигатькә сокланып,

Як-ягыма каранып,

Кайтып киләм урамнан.

Ни күрим:

үрелеп төшкән бер кабак коймадан.

Әйтерсең лә, бакчасына сыймаган.

Кояш нурында ялтырыйдыр,

Сап-сары матур кабак.

Кабакка зур конкурс дип,

радиолар сөйләгәндә,

Ничек торасың карап?!

Як-ягымда һичкемнең

Юклыгын белдем дә мин.

Чаптым тиз генә өйгә.

Кабакны элдем дә мин.

Әй чабам мин, әй чабам.

Тирлим, пешәм һәм кып-кызу утта янам.

Кайтып җиттем бугай дип,

Борылып баксам артыма....

Кабак хуҗасы - Сәрби әби

Минем артымнан чаба.

Кычкырадыр әй үзе,

Кулында зур бер таяк.

Ник алдың аны, имансыз?

Ул - минем алтын кабак.

Бер кабакка калганмыни

Тынычланыр , нишләсен.

Капкабыздан кердем киттем.

Тик шулай да, шикләнеп,

Төшереп куйдым келәсен.

Тиз генә өйгә кердем дә,

Әни, кабак таптым , дидем.

Сусадым, арыдым, көчкә

Күтәреп кайттым , дидем.

Әни никтер куанмады,

Алып куйды кабакны.

Һәм шулвакыт шак та шок

Шакыйлар бит капканы.

Көпә-көндез кем шакылдый?

Кем элгән ул келәне?

И пычагым кергери, дип

Чыгып китте бит әни.

Ә капканың теге ягында

Сукрана Сәрби әби.

Бир тизрәк, кая минем кабак?

Бая урлап качты синең кызың карак.

Бер чара юк, гафу үтенеп,

Бирде әни кабакны.

Сәрби әбине озаткач,

Әй укытты сабакны.

Хәзер юлда ни ятса да,

Әйләнеп үтәм инде.

Я иясе бардыр, дип,

Калдырып китәм инде.

Ә чынлыкта, мин үзем

Һич андый кызый түгел.

Тырышып укыйм, ярдәмчел,

Яхшыда минем күңел.

Гаттарова Айгөл,

8нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев