Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәкъдимнәр буа буарлык

Быел районда капиталь ремонтланырга тиешле күпфатирлы йортларның алтысы да Шәмәрдәндә урнашкан. Тендерны откан төзүчеләр шул максаттан эшкә март башында ук алындылар. Әйтик, җаваплылыгы чикләнгән "159нчы ПМК" җәмгыяте эшчеләре Фатих Кәрим урамындагы 17нче йортның алгы ягын җылытып сайдинг белән тышлауны төгәлләгән дә инде. Ремонт өчен 3,6 миллион сум акча каралган. Биш...

Быел районда капиталь ремонтланырга тиешле күпфатирлы йортларның алтысы да Шәмәрдәндә урнашкан. Тендерны откан төзүчеләр шул максаттан эшкә март башында ук алындылар. Әйтик, җаваплылыгы чикләнгән "159нчы ПМК" җәмгыяте эшчеләре Фатих Кәрим урамындагы 17нче йортның алгы ягын җылытып сайдинг белән тышлауны төгәлләгән дә инде. Ремонт өчен 3,6 миллион сум акча каралган. Биш катлы бу йорт башкаларыннан аерылып тора. Әйтүләренә караганда, башта ун фатирлы гына"элитный" йорт төзеләсе булган. Тора-бара 20 фатирлыга әйләнгән һәм магистраль газүткәргечләреең линия-производство идарәсендә эшләүчеләргә бирелгән.

-Монда 1995 елда күченгән идек, -ди Давыт Шәрипов.- Инде пенсионерлардан торган гаиләләр дә барлыкка килде. Йортыбыз начар түгел. Былтыр түбәсенә су үткәрми торган яңа төр материал сиптереп чыктылар. Быел да төзүчеләр нормальный эшләп баралар, фатир тәрәзәләрен дә алыштырдылар. Тик менә каттан катка күтәрелгәндә баскычларга яктылык төшерүче гомуми тәрәзәләр генә алыштырылмый калды. Хәзер, күрәсез, ямьсез булып тора.

-Аны алыштыру башта сметага кермәгән булган. Хәзер алыштырачакбыз. Тәрәзәне тышкы якка баскыч ясамыйча гына, эчтән беркетәчәкбез,- дип аңлатты прораб Илнур Галимов.

-Менә бу тышкы баскыч кырыйларын нишләтербез икән? Асты чүплекне хәтерләтә. Подъездның тышкы ишеген дә алыштырасы иде. Ел саен буяган булалар, кубып төшә. Подьездга керү ишеге алдына куелган кыек түбә шул килеш калырмы икән? Җайсыз эшләнгән, яңгыр сулары кеше өстенә төшмәсен, әнә теге йорттагы кебек ике якка ага торган итеп ясалсын иде, -дип дәвам итте Давыт Шәрипов күршедәге йортка күрсәтеп.

Аның "замечаниеләрен" прораб та ишетеп торды, димәк, торак милекчеләренең тәкъдимнәре исәпкә алыныр диясе килә. Нигезне ныгытканда (отмостка ясау) селкенеп торган бетон баскычны да игътибарсыз калдырмаслар. Ә менә чисталык үзләреннән тора. Подъезд алды тәмәке төпчекләре белән тулган, шунда ук 100 граммлы аракы шешәләре дә аунап ята. Һәрхәлдә читтәгеләр монда килеп эчми дә, тартмый да торгандыр инде.

Фатих Кәрим урамындагы 15нче йортта эш төрләре тагын да күбрәк. Капиталь ремонтка 2,23 миллион сум каралган. Су керүен исәпкә алып, подвалны ремонтлау да сметага кергән. Иң катлаулысы - түбә алыштыру, эшне фатирларга яңгыр үткәрмичә генә башкарырга кирәк. Эшчеләр түбәгә менгерү өчен Казаннан калай китергәннәрен көтәләр иде. Берничә урында чери башлаган бәбкәләрне дә алыштырырга туры киләчәк икән. "Түбәнең бер өлешен сүтеп куйган идек, шуны гына көткән шикелле яңгыры килергә тора. Барлык материаллары да булып торса, ике атналык эш инде ул безгә",- диде түбә ябучыларның берсе.

Биредә 159нчы ПМК эшчеләре фатирлар эчендәге канализация, су торбаларын да алыштыра. Барлык подъездларның да коридорларына косметик ремонт кирәк. Сүз дә юк, торак милекчеләрендә ризасызлык тумасын өчен сантехниклардан, малярлардан үтә пөхтәлек, осталык сорала. Фатир хуҗалары бик яхшы контролерлар, барысын да күзәтеп йөриләр. Мисалга, 12нче фатирда яшәүче яшь бала анасында канализация торбаларын алыштырганда киңәйтелгән тишекләрнең эш бетүгә ук томаланмавы ризасызлык тудырган. Өске каттагыларның бәдрәфкә кергәннәре ишетелеп тора икән. Ханым безгә әлегә сантехникларның кулы җитеп бетмәгән эшне фотога төшерергә дә рөхсәт итте, болай гына тынычланып калмаячагын белдерде.

Сүз дә юк, ремонтчылар йорттан фатирларда мондый тишекләр калдырып китәргә җыенмый. Барысы да тәртиптә булачак дип аңлаттылар.эшләренең сыйфаты да торак милекчеләренең күңеленә хуш килерлек булсын иде.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев