Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмәке тартучылар һәм өлкәннәр коронавирусны беренче чиратта йоктырырга мөмкин

Көмәнле хатыннар һәм балалар Covid-2019 коронавирусын җиңел формада кичерә.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, тәмәке таручылар, шулай ук җитди хроник авырулары булган гражданнар яңа төрдәге коронавирусны беренче чиратта йоктырырга мөмкин. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов коронавирус инфекциясен кисәтү буенча туры эфир кысаларында шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә өлкән яшьтәге кешеләргә өйдә генә утырырга, артык ихтыяҗ булмаганда урамга чыгып йөрмәскә кирәк. Лопушов яшьләрне өлкән яшьтәге туганнарына аерым игътибар бирергә, аларны азык-төлек һәм кирәкле дарулар белән тәэмин итәргә чакырды. Чит илдән кайткан кешеләргә, куркыныч инфекция йоктырмас өчен, пенсионерлар белән контактка кермәскә киңәш ителә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече сүзләренчә, тәмәке тартучылар да инфекцияне беренче чиратта йоктырырга мөмкин. Бу коронавирусның күп очракта үпкәгә агрессив йогынты ясавы һәм пневмониягә китерү ихтималы белән бәйле. Тәмәке тартучыларның үпкәсе никотин тәэсире аркасында болай да хәлсезләнгән була.

Көмәнле хатыннар һәм балалар, киресенчә, авыруны җиңел формада кичерә. Шуңа да карамастан, нәкъ менә алар авыруны төп таратучылар булырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X