Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтнә районында күперне "җир йоткан" [+фото]

Әтнә районының Күәм авылында күпер ишелгән. "Атнадан артык шул хәлдә тора, фермага, балалар мәктәпкә, бакчага йөри торган күпер бу!.."- дип шалтыратканнар әлеге авылда яшәүчеләр. Дөрестән дә бик хәтәр хәлдә күпер. Тоташы белән диярлек аска төшеп киткән, кырыйлары аеруча хәтәр.

Асфальты өстән бар кебек, ә аскы ягы юк. Иң хәтәре: юлга аркылы таш багана салынган, бернинди билге юк. Көндез күренә, ә төнлә белмәгән кеше туп-туры барып керергә мөмкин.

- 60 еллап бар бу күпергә, тузган булгандыр инде. Тик торганда төшеп китте, Аллага шөкер, бәла-каза булмады. Күперне эшлибез. Астына торба куярбыз, дип сөйләштек. Торбасы Күңгәрдә бар, эксваватор гына көтәбез, эшли башлыйсы, - ди җитәкчеләр.

Әйткәч, эшләрләр, безнекеләр сүзендә тора торганнар, дип яза atnya-rt.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X