Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Торак инспекцияcенә кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Татарстан Торак инспекциясе көн саен 100 мөрәҗәгать кабул итә, һәм бу рәсми мөрәҗәгатьләр генә. Социаль челтәрләр аша тагын дистәләгән мөрәҗәгать килә.

«Күңел зары! Түбәдән су үтә, стеналардагы обойлар куба. Ә идарәче компания мөрәҗәгатьләргә берничек тә җавап бирми », - дип яза Казанда яшәүче хатын-кыз.

Инспекция – күзәтчелек органы. Мөрәҗәгатьне кабул итүгә тикшерү планлаштырыла. Идарәче оешма,чаралар кабул итмәү өчен җаваплыкка җәлеп ителергә тиеш. Беренчедән, түбәне шул хәлгә китергәнче берни эшләмәгәннәр, икенчедән, яшәүчеләрнең шикаятьләренә җавап бирмиләр.

Тик тикшерү вакытында еш кына торак белән идарә итү оешмаларының проблема турында берни белмәве ачыклана. Милекчеләр авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратмыйлар, рәсми мөрәҗәгать җибәрмиләр.  

Беренче чиратта авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Диспетчер шалтыратучыга күп дигәндә 5 минут эчендә җавап бирергә тиеш.  Милекчегә үзенең фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, адресын атарга һәм килеп чыккан проблема турында таслап сөйләргә кирәк. Диспетчер җавап итеп үзенең фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, мөрәҗәгатьнең теркәү номерын һәм аны теркәү вакытын хәбәр итәргә тиеш. 10 минут эчендә гаризаны карарга һәм башкаручыларны билгеләргә. Мәсәлән, түбәләрнең аерым урыннарындагы су үтү очраклары 1 тәүлектә бетерелергә тиеш.

Әгәр проблема шалтыратканнан соң хәл ителмәсә, директорга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәлилләр җыярга: хокук бозуларны фотога яки видеога төшерергә; компания хезмәткәрләре үз вазифаларын башкармаган даталарны язып куярга кирәк.

Җыелган дәлилләр белән идарәче компания җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә: компаниянең юридик адресына дәгъва хаты язарга кирәк. Хатта проблеманы тасвирларга, аларны үтәүнең таләпләрен һәм срокларын санап чыгарга, йорттагы милек хокукын күрсәтергә, шартнамәнең бозылган пунктларына сылтама ясарга, таләпләр үтәлмәсә, судка яки күзәтчелек органына мөрәҗәгать итәргә ниятләвеңне белдерергә кирәк.

Компания җитәкчелеге дәгъваны 10 көн эчендә карарга, язмача җавап бирергә һәм чаралар күрергә тиеш.

Әмма идарәче компания бернинди дә чара күрмәсә, ул вакытта идарәче компаниягә карата ТР Дәүләт торак инспекциясенә шикаять җибәрергә кирәк. Анда үз мөрәҗәгатьләреңнең күчермәләрен һәм фотосурәтләрен беркетергә. Торак инспекторы тикшерү белән чыгачак.

Ә мөрәҗәгать торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр мәсьәләсенә кагылса?

Тәртип шундый ук: башта идарәче оешмага түләүләрне чагыштыру өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә. Әгәр җавап булмаса яки ул канәгатьләнерлек булмаса, Торак инспекциясенә рәсми мөрәҗәгать юлларга кирәк.

Мөрәҗәгатькә идарәче оешмага үз гаризаңны, аларның җавабын һәм түләү документын беркетергә.

Исегезгә төшерәбез, 1 нче марттан «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 59 номерлы федераль законга төзәтмәләр гамәлгә кертелде. Һәм хәзер электрон почта аша җибәрелгән хатлар каралмый.                                        

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев