Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тоталь диктант-2018” реаль вакыт режимында онлайн уздырыла

Мәгариф акциясендә иртәгә, 14 апрельдә, теләге булган һәркем катнаша ала.

Иртәгә, 14 апрельдә, 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” татарстанлыларны “Тоталь диктант-2018” чарасына чакыра. Бу - һәр елны, теләге булган һәркем өчен уздырыла торган, ирекле диктант формасындагы мәгариф акциясе.

Чараның максаты –  грамоталы булуның һәр кеше өчен мөһим икәнлеген күрсәтү; рус теле белән шөгыльләнү җиңел түгеллегенә, әмма мавыктыргыч һәм файдалы булуына ышандыру; рус телендә яза белгән яки язарга һәм сөйләшергә теләге булганнарны берләштерү.

Рус теле буенча “Тоталь диктант-2018” халыкара мәгариф флешмобында катнашырга теләүчеләрне теркәү totaldict.ru проекты рәсми сайтында алып барыла.

“Татар-информ” сайтында акциянең онлайн-трансляциясе урнаштырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев