Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР буенча эчке эшләр министрлыгы туристлар өчен мөһим инструкция чыгарды

Чит илләрдән һава транспорты белән килүче гражданнарга чит илгә килгән көннән 3 календарь көн эчендә COVID-19га лаборатор тикшеренү узарга кирәк.

РФ Баш санитар табибының карары нигезендә, Россиядән читкә очучы гражданнарга дәүләт хезмәтләрендә теркәлергә һәм электрон рәвештә анкета тутырырга кирәк.

Чит илдән килгән көннән соң 3 көн дәвамында ПЦР методы белән COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга һәм тиешле форманы тутырып, тиешле дәүләт хезмәтләре турында мәгълүмат урнаштырырга.

Хәзерге вакытта 22 гражданга карата әлеге кагыйдәләрне үтәмәгән өчен административ беркетмәләр төзелде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен гражданнар өчен 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф;

вазыйфаи затларга һәм юридик затсыз эшмәкәрләргә - 50 меңнән 150 мең сумга кадәр (яки эшчәнлеген туктатып тору-90 тәүлеккә);

юридик затларга-200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев