Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР дәүләт автоинспекциясе кышкы шиналарны җәйгегә алыштырырга ашыкмаска өнди

Әлмәттә "Форд фокус" автомобиле очраган һәлакәттә 2 кешенең гомере өзелгән


ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, йөртүчеләр катлаулы һава торышы шартларында хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайларга тиеш, дип кисәтә. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як юлга чыгудан тыелып тору, юлда сак һәм игътибарлы булу зарур, йөртүче һәм пассажирлар куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән булырга тиеш, дип искәртелә. Шулай ук ТР дәүләт автоинспекциясе кышкы шиналарны җәйгегә алыштырырга ашыкмаска өнди, чөнки моны инкарь итү фаҗигагә китерергә мөмкин.

Нәкъ менә шундый фаҗигаләрнең берсе бүген 4.45тә Әлмәтнең Шевченко һәм Зарипов урамнары чатында килеп чыга. "Форд фокус" автомобиле йөртүчесе һава торышының катлаулы шартларын (томан, юеш асфальт) исәпкә алмыйча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юл кырыендагы ташка килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, автомобиль әйләнә һәм юлдан түбән төшеп каплана. 1982 елгы йөртүче һәм 1987 елгы пассажир егет, ашыгыч рәвештә, хастаханәгә озатыла, әмма биредә алар җәрәхәтләрдән җан бирә. Мәрхүмнәрнең куркынычсызлык каешларын эләктермәгәнлеге ачыклана. Өстәвенә, автомобильдә җәйге резина гына була.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев