Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районыннан тракторчы ашламалар сиптерә-тарата торган «Роса» (“Чык”) агрегатын төзекләндергән [+фото]

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Наратлы» ҖЧҖ тракторчысы Рифкать Галишин ашламалар сиптерә-тарата торган «Роса» ("Чык") агрегатын төзекләндергән.

Бу агрегат хуҗалыкта инде берничә еллар тикмәгә яткан. «Наратлы» ҖЧҖ инженеры Рамил Камиев тракторчы Рифкать Галишинга аны төзекләндерергә куша, ә Рифкать Галишин бу агрегатны кыш айлары эчендә эшкә яраклы хәлгә китерә. Чит ил двигателен һәм коробкасын «ВАЗ» автомобиленнән запас частьләр белән алыштыра, кабинасын «ВАЗ-2109»ныкын куя. Бу эшне башкарып чыгуда аңа хуҗалыкның башка хезмәткәрләре дә - эретеп ябыштыручы һәм механизаторлар булыша.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре әйтүенчә, 7 апрельдә, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс уздыру барышында алар ашлама сиптерә-тарата торган модернизацияләнгән агрегатны эшләгән вакытында күргәннәр.

Шул ук көнне Рифкать Галишин кыйммәтле бүләк белән бүләкләнгән.

Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, кырларда минераль ашламалар куллану авыл хуҗалыгы культуралары уңышын шактый арттыра. Ашламалар кертү өчен махсус техника, шул исәптән ашламалар сиптерә-тарата торган үзйөрешле агрегатлар да кулланыла, һәм алар шактый кыйммәт тора. Мәсәлән, Рифкать Галишинтырышлыгы белән файдалануга кертелгән «Роса» ("Чык") агрегаты кебек техниканың бәясе 2 миллион сумнан артык.

http://agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев