Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Транспортка һәм шәхси милеккә билгеләнгән салымнарны 1 ноябрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк

Транспортка һәм шәхси милеккә билгеләнгән салымнарны физик затлар 2014 елның 1 ноябренә кадәр түләп бетерергә тиеш. 2015 елда бу срок тагын да кыскара: салымнарны 1 октябрьгә кадәр үк түләргә туры киләчәк. Безне исә быелгы вәзгыять кызыксындырды. Физик затлардан җирле бюджетка салымнар түләнүе белән кызыксынып, районара салым инспекциясенең бүлек начальнигы Вәсилә...

Транспортка һәм шәхси милеккә билгеләнгән салымнарны физик затлар 2014 елның 1 ноябренә кадәр түләп бетерергә тиеш. 2015 елда бу срок тагын да кыскара: салымнарны 1 октябрьгә кадәр үк түләргә туры киләчәк. Безне исә быелгы вәзгыять кызыксындырды. Физик затлардан җирле бюджетка салымнар түләнүе белән кызыксынып, районара салым инспекциясенең бүлек начальнигы Вәсилә Халяповага мөрәҗәгать иттек.

-Җирле бюджетка салымнарны күпме түләргә кирәк булачагы турында искәртү хатлары физик затларга 1 июньгә кадәр таратылган иде. Аны Саба районында барысы 23712 кеше алды, -диде ул.- Шуңа да карамастан, күпләр әле бу мәсьәләдә бик үк ашыкмыйлар. Әйтик, 2013 ел өчен 7574 мең сум күләмендә җир салымын барысы 18142 физик зат түләргә тиеш. Хәзергә шуның 2825 мең сумы кергән, ягъни үтәлеш 37 процент. Инспекциядә проблемалы җир кишәрлекләрен ачыклау һәм алардан файдаланган өчен салым түләттерү мәсьәләсен хәл итү өчен җирле үзидарә органнары белән даими эш алып барыла. Законсыз кулланылучы барлык җирләрне 100 процент салымнар белән колачлау бурычы 2014 ел өчен дә җитди куелды.

Милек салымын 16807 физик зат түләргә бурычлы. Ташламадан файдаланучылар - 4879 һәм барысының да моңа хокук бирүче документлары барлыгы расланган. Физик затлар әлеге салымны барысы 4567 мең сум күләмендә түләргә тиеш булса, шуның әлегә 1883 мең сумы гына бюджетка кергән.

Моннан тыш 8117 физик зат 2013 ел өчен 17 миллион 317 мең сум транспорт салымы түләргә тиеш. Шушы көнгә булган мәгълүматларга караганда, үтәлеш 33 процент кына тәшкил итә.

- Вәсилә Гафиятулловна, быел салым түләүләрен кабул итүдә проблемалар да бар дип ишеттек.

- Чыннан да, быел салым түләү турында искәртү кәгазьләре Башкортстанның "Налог-Сервис" филиалыннан җибәрелделәр һәм алардагы штрих-кодларны бездәге компьютер программалары укый алмады. Шунлыктан баштарак кайбер тоткарлыклар килеп чыкты. Хәзер мәсьәлә хәл ителде. Салымнарны терминаллар һәм "Электрон Татарстан" инфоматлары аша барлык банк бүлекчәләрендә түләргә мөмкин. Саклык банкы, "Промсвязьбанк", "Газпромбанк", "АТБ Банк", "СВ банк"ның он-лайн клиентлары "Физик затларның шәхси кабинетлары" аша салымнарны өйдән чыкмыйча да түли алалар.

- Салымнарны түләмәүчеләрне ни көтә?

- Түләнмәгән очракта салымнарны эзләп алу га­мәл­дәге законнар нигезендә гамәлгә ашырыла. Бурыч­лының илдән читкә чыгу хокукы да чикләнергә мөмкин. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен салымнарны түләү турында бүгеннән кайгыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев