Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төркиядә зур теракт, күп кеше яраланып, 11 кеше үлгән

Кичә иртәнге сәгать 8.40 та Истанбулның Везнеджилер районында терактта 11 кеше үлгән. Аларның 7 се - полицейский. Бу хакта Төркиянең "Анадолу" МА хәбәр итә. Истанбулның губернаторы Васил Шахин әйтүенчә, полицейскийлар утырып барган автобуска шартлаткыч куелган автомобиль килеп бәрелгән. 36 кеше яраланган. Шуларның өчесе авыр хәлдә.

Истанбулның губернаторы теракт булган урынга килгән, һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашкан.
"Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Яңа мәгълүмат булу белән җәмәгатьчелеккә хәбәр итеп торырбыз", - дигән Васил Шахин.

Истанбулда гид булып эшләүче татар кызы Юлия Струненкова әйтүенчә, теракт нәтиҗәсендә шәһәрдә зур "бөке"ләр хасил булган. Фаҗигәдән соң, аңа да, аның белән булган Испания туристларына да туганнары, танышлары шалтырата башлаган. "Сырхаухәнәләргә агылган кешеләрне дә күрдем, бөтен җирдә полиция", - дигән Юлия.

Юлия Струненкова фотосы.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев