Гадәттән тыш хәл кичә, Федоровск урманында булган. Тәтеш районы Кушкуй авылыннан бер гаилә гөмбәгә барган. Бервакыт әти-әниләре баланы күз уңыннан югалта. Ярты сәгатьләп эзләү нәтиҗәсен бирмәгәч, коткару хезмәтенә хәбәр итәләр. Баланы этләр ярдәмендә Тәтеш, Буа районы коткаручылары, 10 урманчы, Тәтеш көллиятеннән кырыклап студент эзли. Кичке сәгать 5 тулганда малайны урман...
Гадәттән тыш хәл кичә, Федоровск урманында булган.

Тәтеш районы Кушкуй авылыннан бер гаилә гөмбәгә барган. Бервакыт әти-әниләре баланы күз уңыннан югалта. Ярты сәгатьләп эзләү нәтиҗәсен бирмәгәч, коткару хезмәтенә хәбәр итәләр.
Баланы этләр ярдәмендә Тәтеш, Буа районы коткаручылары, 10 урманчы, Тәтеш көллиятеннән кырыклап студент эзли. Кичке сәгать 5 тулганда малайны урман читендә табып алалар. Аңа медицина ярдәме кирәк булмый.


Нет комментариев