Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тумыштан акча яратам, акча мине яратмый

К үпме генә тырышсам да, бер тиенгә дә артмый...», дип җырлыймы Илсөя Бәдретдинова? Акча яратмый торган кеше бармы икән ул Җир йөзендә? Акча белән хәзер бар нәрсәне сатып алырга мөмкин, табибын да, белемен дә, дәрәҗәсен дә. Хәтта ир-аттан - хатын-кыз, хатын-кыздан ир-егет тә ясап куярга мөмкиннәр, акчаңны мулдан түләсәң. Әмма...

К үпме генә тырышсам да, бер тиенгә дә артмый...», дип җырлыймы Илсөя Бәдретдинова? Акча яратмый торган кеше бармы икән ул Җир йөзендә?

Акча белән хәзер бар нәрсәне сатып алырга мөмкин, табибын да, белемен дә, дәрәҗәсен дә. Хәтта ир-аттан - хатын-кыз, хатын-кыздан ир-егет тә ясап куярга мөмкиннәр, акчаңны мулдан түләсәң.

Әмма минем бүгенге сүзем дөньяда иң пычрак һәм иң кирәкле нәрсә хакында түгел, ә аның гаиләдәге роле хакында. Яшьләр гаилә корырга уйлаганда ук материаль кыенлыклар килеп туарга мөмкин, дөрес, бар кешедә дә түгел, билгеле. Әмма безнең ише гади халык өчен никах, туй мәҗлесләрен уздыру урманга себеркегә бару белән бер түгел. Туйны кем үткәрә, ничек акчасын түлибез ише мәсьәләләр гаилә әле барлыкка килгәнче үк баш миен кимерә. Аннан соң торак мәсьәләсе килеп туа. Бераздан гаиләдә бала барлыкка килә һәм азмы-күпме 3 ел чамасы диярлек гаиләне туендыру ир-ат җилкәсенә төшә.

...Безнең заманда гаиләдә син баш та, мин баш дию мәзәгрәк яңгырый сыман. Аеруча да 90 нчы елларда туган балалар корган гаиләләрдә бу кызык һәм кызганыч күренеш. Кемнең холкы катырак, гаиләне шул өстери. Хатын-кыз машинада да җилдерә, фатирын да ала, чит илгә ялга да бара. Үз акчасына. Үзе эшләп тапкан, хәләл акчасына! Элек кенә ул ир-ат хатынынан акчаны азрак эшләсә, гарьләнеп үлә торган иде. Хәзер исә: «Безнең хокуклар тигез!» - дип кенә җибәрә егетләр.
Ә гаиләдә акча кем кулында булырга тиеш соң? Кем күбрәк акча эшләсә, гаилә бюджеты өчен яхшырак?

Безнең өйдә акча һәрвакыт әни кулында. Әти йомшак холыклы, яисә «подкаблучник» булган өчен түгел, шулай кабул ителгән. Безнең гаилә фирмасының икътисадчысы - әни. Әмма моңа карап ул акчаны уңга-сулга сипми. Акчага сакчыл караш әтидә зуррак, аның бу гадәте миңа да күчкән. Дөрес, соңгы вакытларда үземә акчаны күбрәк туздыра башладым, әмма кирәкмәс нәрсә алырга тырышмыйм. Әлегә гаиләм юк, гаиләле булгач, билне бераз «кысарга» туры киләчәк, билгеле. Бигрәк тә балалар туганнан соң. Чөнки бала табу ул рухи җаваплылык кына түгел, матди яктан әзерлекне дә таләп итә. Бала ризыкларын, киемнәрен, даруларын, уенчыкларын дәүләт биргән чыпчык йомыркасы кадәр пособиегә алып булмаганы һәркемгә мәгълүм.

...Сүз башым бит әле гаилә бюджеты иде. Гаиләне кем тәэмин итәргә тиеш? Танышларым арасында шундый кечкенә генә сораштыру уздырдым. Сораштыруда катнашучыларның шактые 25 яшьне узган егетләр, әмма берсе дә өйләнмәгән. Аларның барысы да 100% гаиләне ир-ат туендырырга тиеш, акча исә хатын-кыз кулында булуы яхшы, дип җавап бирде. Ник алай дигән сорауга: «Безнең гаиләдә финанс мәсьәләләре белән хатын-кызлар шөгыльләнә, ә акчаны ир-атлар кайтарып бирә», - дип җавап кайтардылар. Димәк, балаларның гаилә модуле аларның әти-әнисенекенә бәйле булып чыга? (Монысы инде икенче тема, анысы хакында башка юлы язармын).

Акча ир-ат кулында булган гаи­ләләрне дә шактый очратканым булды. Гадәттә, андый ирләр бик саран һәм кырыс була. Һәр тиенне саный, һәр сум өчен тавыш чыгарырга да күп сорамый. Танышларымның шактые ир-ат тапкан акча - гаиләгә, ә хатын-кыз эшләгәне аның үзенә тотылырга тиеш дигән фикердә булып чыкты. Бу, миңа калса, дөрес тә. Өйдә эшсез яткан сау-сәламәт хатын-кызга тик торганнан гына акча тоттыру, үзең эшләп тапкан акчаны кемнеңдер «капризларын» үтәргә тоту сәер сыман. Тырнак ясату, чәч кистерү өчен иреңнән акча сорап «кимсен» инде беләгеңдә ат йөгәнләрлек көч булганда?!

Ярый, акчаны гаиләгә ир кеше эшләп табарга тиеш, ди. Ә акчаны кем тотарга тиеш? Минемчә, хуҗабикә. Юк, үзем хатын-кыз булганлыктан гына түгел... Беренчедән, балалар белән күбрәк ана кеше шөгыльләнә. Аларга нәрсә кирәк, нәрсә юк икәнен дә әниләр күбрәк белә. Икенчедән, өй дә хатын-кызлар җилкәсендә. Вак-төяктән алып, азык-төлек, җиһаз сайлауда да хатын-кыз кулы кирәк. Шуңа да акчаның хатын кулында булуы табигый хәл.
Минем белән килешмәүчеләр дә бардыр. Бигрәк тә ир-ат халкы. Тормыш күргән, акча эшләүнең төрле җиңел, әмма законлы юлларын белүчеләр булса, минем белән дә бүлешсәгез иде. Бәлки эшләгән акчаларын кая куярга, кем белән бүлешергә белмәүче буйдак егетләр бардыр? Кабатлап әйтәм, мин кияүдә түгел. Шуңа да матди шатлыгыгызны минем белән бүлешә аласыз, гаилә бюджетын ничек тотарга бергә өйрәнербез.

Лилия ЛОКМАНОВА

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев