Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе туристларга кызыклы төп-5 урынны атады

Сергей Иванов Казан Кремлен, Зөя, Болгар шәһәрләрендә булырга, Казан концертын тамаша кылырга әйтте.

Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туристларга кызыклы булган төп-5 урынны атады. Бу хакта ул бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында белдерде.

“Беренче чиратта Казан Кремле территориясенә килеп, Сөембикә манарасын күзәтергә киңәш итәр идем. Шулай ук җирле туклану пунктларында безнең милли чәкчәк һәм токмачлы ашны авыз итеп карамыйча китәргә ярамый. Өченчедән – Зөя шәһәр-утраучыгы, дүртенчедән – ислам дине кабул ителгән урын Изге Болгарны күрергә кирәк. Бишенчедән, берәр концертны тамаша кылырга була”, - диде Сергей Иванов.

Посещение Алексеем Песошиным городского пресс - центра

Туристларга сувенир буларак алып китү өчен, Иванов чәкчәк, татар чәе, Болгар стилендә эшләнгән бижутерия алырга кушты. 

Фото: Ильнар Тухбатов, Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев