Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Тяжело с татарским" антипремиясе иясе мәгълүм булды

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең әлеге премиясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бирелде.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында тапшырыла торган “Тяжело с татарским” антипремиясен быел татарча мәгълүматлар булмаган өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бирделәр.

Премияне бу минутларда Бауман урамында уздырыла торган "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы вакытында тапшырдылар.

“Өч ел элек 17 министрлыкта Конституциядә каралган хокукларның үтәлеше тикшерелде. Узган елда Казанда икетеллелекнең кулланылышы каралды. Казан – башкалабыз булуга карамастан, икетеллелекнең үтәлеше ягыннан иң авырткан урыны. Быел законның үтәлеше 43 муниципалитетта тикшерелде. Шул рәвешле табличкаларда, элмә такталарда, сайтларда икетеллелекнең гамәлгә ашырылуы каралды. Татарча хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе, автовокзаллар, җәмәгать транспортында татар теленең кулланылу-кулланылмавы ачыкланды. Һәр районда икетеллелек өчен җаваплы булырга тиешләр. Кызганыч, кайбер районнарда икетеллелекнең нигә кирәклеген дә белмиләр. Сарман һәм Түбән Кама районы - сайтларны татарча алып бару буенча лидер. Әмма күпләрдә татар телле лента рус теллесеннән артта кала. Безнең максатыбыз - элмә такталар, сайтлар эшләнгәч, аларны ике телдә эшләтү, төзәттерү түгел, ә инде алар ачылганда ук бу турыда уйланып эшләнүгә ирешү. Икетеллелек проект стадиясендә уйланырга тиеш”, - дигән иде проект җитәкчесе Римма Бикмөхәммәтова “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышланган матбугат конференциясендә.

Фото: Динә Йосыпова

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X