Тырышып эшләгән хезмәтнең нәтиҗәсе дә куанычлы
Мәгариф, фән өлкәсендә үзгәрешләр, яңалыклар, төрле бәйге-конкурслар еш оештырыла. Шәмәрдән лицее коллективы да замана яңалыкларында кайнап яши. Белем бирү учреждениесе даими рәвештә инновацион технологияләр кертү, педагогларның һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшли, укучылар төрле конкурс, олимпиадаларда катнашып, зур уңышларга ирешәләр. Тырышып эшләгән хезмәтнең нәтиҗәсе дә куанычлы була. «Россиянең 200 иң яхшы...
Мәгариф, фән өлкәсендә үзгәрешләр, яңалыклар, төрле бәйге-конкурслар еш оештырыла. Шәмәрдән лицее коллективы да замана яңалыкларында кайнап яши. Белем бирү учреждениесе даими рәвештә инновацион технологияләр кертү, педагогларның һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшли, укучылар төрле конкурс, олимпиадаларда катнашып, зур уңышларга ирешәләр. Тырышып эшләгән хезмәтнең нәтиҗәсе дә куанычлы була. «Россиянең 200 иң яхшы авыл мәктәпләре» бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре исемлегендә Татарстанның дүрт мәктәбе бар. Шулар арасында Шәмәрдән лицее булуы безнең өчен зур горурлык. «Татарстанның иң яхшы 30 мәктәбе» исемлегендә дә лицеебыз лаеклы урын алып тора. Болар хакында тулырак «Учительская газета»сында да язылды.
3 октябрь көнне «Татнефть-арена»да җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы оештырылды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан лицей директоры Гөлнур Гыймадиева истәлек бүләкләре, сертификат кабул итеп алды. Бу уңышларыбыз укытучылар һәм укучыларны киләчәктә тагын да зур җиңүләргә рухландыра.
Энҗе Галиуллина,
Олыяз авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев