Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылыкка түләүле уку булырга тиеш түгел – Айдар Кәлимуллин

“Укытучы булырга теләүчеләр, контроль кабул итү урыннарын арттыру бәрабәренә, укытучылыкка уку мөмкинлегенә ия булырга тиеш”, - ди ул.

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин укытучылар өчен уку түләүле булырга тиеш түгел, дигән фикердә.

“Мине администратор һәм педагог буларак борчыган бердәнбер әйбер: мин укытучылар өчен түләүле уку булырга тиеш түгел дип саныйм, бу социаль өлкә. Бу мәсьәләне җитди дәүләт дәрәҗәсендә куярга кирәк. Укытучы булырга теләүчеләр, вузларда контроль кабул итү урыннарын арттыру бәрабәренә, шундый мөмкинлекләргә ия булырга тиеш. Бу акча эшләү өлкәсе түгел”, - диде ул “Татар-информ”да матбугат очрашуында.

Ул бүген укытучыларның яраклашучан, үзгәрешләргә әзер торучан булырга тиешлеген әйтте. “Укытучы берничә ел элек алган гыйлемнәр актуаль булмаска мөмкин, шуңа күрә безнең система өзлексез белем алуга корылган”, - диде.

Кәлимуллин фикеренчә, укытучы төрле категория балалар – сәләтле укучылар белән дә, тәртипләре тайпылышлылары белән дә, физик мөмкинлекләре чикле булганнар белән дә эшли белергә тиеш.

КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов хәзерге вакытта педагогик белем сыйфаты артканын, педагогларның практикага күбрәк игътибар бирә башлавын билгеләп үтте. Беренче курстан ук студентларның мәктәпкә җибәрелүләрен әйтте.

“Хәзер сыйфат яхшырды, укытучыларның предмет әзерлеге база институтларында алып барыла һәм көчәйтелде”, - диде.

Рияз Минзарипов, шулай ук, педагогик юнәлеш буенча кабул итү урыннары кимү проблемасына тукталды. “Педагогик юнәлеш буенча кабул итү урыннары кимүе безгә милли кадрлар әзерләү буенча киң колач җәяргә ирек бирми. Шуңа күрә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Президент Аппаратында да бу хакта сүз булды, мөгаен, республика финанс чаралары хисабына да милли кадрлар әзерләү карары кабул ителер. Ә элек кабул итү урыннары күбрәк булганда, федераль үзәк биргән урыннар хисабына да әзерләү мөмкинлеге бар иде. Менә шушында проблема”, - дип белдерде Рияз Минзарипов.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X