Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Универсиада барышында Казанның барлык җәмәгать транспорты иртәнге 4тән төнге 1гә кадәр эшлиячәк

"Универсиада - 2013" башланырга нәкъ 10 көн калып бара. Берәүләр Бөтендөнья яшьләр уеннарын телевизор эк­ран­нары аша гына карарга җыенса, кемнәрдер әлеге чарага билетлар юнәтү хәстәрен дә күргән. Соңгы вакытта андыйларны бер генә сорау борчый - ул юллар. Казан урамнарында ничек, нәрсә белән хәрәкәтләнергә? Спорт уеннарына җәмәгать транспортында бару уңайлымы яки...

"Универсиада - 2013" башланырга нәкъ 10 көн калып бара. Берәүләр Бөтендөнья яшьләр уеннарын телевизор эк­ран­нары аша гына карарга җыенса, кемнәрдер әлеге чарага билетлар юнәтү хәстәрен дә күргән. Соңгы вакытта андыйларны бер генә сорау борчый - ул юллар. Казан урамнарында ничек, нәрсә белән хәрәкәтләнергә? Спорт уеннарына җәмәгать транспортында бару уңайлымы яки үз машинаңдамы? Бөкеләр булмасмы? Бүген без әлеге сорауларга ачыклык кертергә булдык.

Юллардагы чикләүләр турында

4 июльдә Уеннарга генераль репетиция, шулай ук 6 һәм 17 июльдә Универсиаданы ачу һәм ябу көннәрендә 18.00 сәгатьтән алып, 02.00 сәгатькә кадәр юллар вакытлыча ябылачак. Универсиада барышында Академик Парин (Оренбург трактыннан Мәүлетов урамына кадәр) урамына машиналарга керү тыела. Юллар ябылу автобус, трамвай, троллейбусларга кагылмый, алар шул ук маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр.

6 июль - Универсиада уты эстафетасы көнне (9.00дан 12 сәгатькә кадәр), 9 һәм 10 июльдә спортлы йөрү буенча ярыш, 12 июльдә ярыммарафон (00.00дан 12 сәгатькә кадәр) узу сәбәпле,Казанның берничә урамына керү тыелачак.

Йөк машиналары турында

1 июльдән йөк машиналарына шәһәр буенча хәрәкәт итү тыела: авырлыгы 5 тоннадан арткан транспортлар 6.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, юл ремонты белән шөгыльләнүче техника 6.00дан 9.00га, 16.00дан 12.00гә кадәр шәһәргә кертелмиячәк.

Җәмәгать транспорты турында

Универсиада вакытында Казанның барлык җәмәгать транспорты иртәнге 4тән төнге 1гә кадәр эшлиячәк. Шуны әйтергә кирәк: җәмәгать транспорты белән хәрәкәтләнү күпкә уңайлы булыр. Беренчедән, Универсиада чарасына билетыгыз булса, сез ул көнне җәмәгать транспортында бушлай йөри аласыз. Икенчедән, гади машиналарга Универсиада үтәчәк спорт объектлары янында туктарга тыела, анда алдан аккредитация узган транспорт чараларына гына керү рөхсәт ителәчәк. Универсиада ачылышы һәм ябылу көннәрендә метрополитен һәм "KAZAN-ARENA" стадионы аша йөрүче җәмәгать транспортлары иртәнге 03.00кә кадәр хезмәт күрсәтәчәк.

Сул як борылыш турында

Казанның магистраль урамнарының үткәрүчәнлеген арттыру максатыннан Зур Казан Боҗрасында, Болакта сул як борылышлар тыела. Мондый кагыйдә Казанның тагын берничә урамына кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев