Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урамда очкан тупыл мамыгыннан күпләр интегә

Аллергиядән интегүчеләр өчен авыр чор башланды - табигатьтә тупыл мамыгы "котыра".

Әле ярый көннәре бик кызу түгел. Андый һава торышында ул көчәя генә. Ә дымлылык аны җиңә. Шуңа да өйгә тупыл мамыгы тулса, аны сиптерткечтән су коеп, идәнгә коелырга мәҗбүр итәләр, аннан юеш чүпрәк белән җыеп алалар. Шул килеш калдырсаң, кипсә, ул янә үз хәленә кайта. Юкса, мамык тек мамык, табигатьнең матур бер күренеше, зыяны да булмаска тиеш кебек. Ләкин тупыл мамыгы кыяклы үсемлекләрнең аллергия чыганагы булган серкәсен үзенә сеңдерә. Һәм мамык тәнгә тисә, кешенең күзләре кызара, яшьләнә, борын тыгыла, тән шешә. Шуңа да аллергияле кешеләргә тупыл мамак койганда өйдән чыкмау мәслихәт.
Аннан бу мамык янгын чыгаруга да сәләтле, укмашып кипкән мамык өеренә ут капса, шундук кабынып китүе бар, Аллам сакласын. Шуңа күрә тәмәке төпчекләрен җиргә тотып атудан сакланырга кирәк, балалар да өелгән мамык өеменә кызык өчен ут төртеп уйный күрмәсен, шырпыларны җыеп куеп, малай-шалайны күзәтү астында тотсак тыныч булыр.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев