Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза гаете бәйрәме

Ай дәвамында Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен уразалар тотып, догалар кылып, тәравих намазлары укыдык.

Изге рамазан аенда һәркем Аллаһы Тәгаләгә якынаерга, динебез кушканча яшәргә, игелекле гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышты. Ураза аенда күп кенә мәчетләрдә ифтар ашлары узды, хәйрия акцияләре оештырылды. Әлеге гамәлләр безнең барыбызны да якынайтты, берләштерде. Инде бүген барча мөселман халкы Ураза гаетен бәйрәм итә. Бу көнне халык мәчетләргә җыелып, гает намазын укый.
17 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә гает вәгазе иртәнге сәгать 7.00дә башлана. Төп бәйрәм чарасы Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында уза. «Татарстан - Яңа гасыр» каналыннан ул туры эфирда күрсәтеләчәк.
Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылсын, гөнаһларыбызны кичерсен, алга таба да үзенең рәхим-шәфкатеннән, мәрхәмәтеннән ташламасын иде.
Ураза бәйрәмен ничек каршыларга?
Кояш чыкканчы фитыр сәдакасын биреп өлгерергә (бер кешедән йөз сум)
Тәхәҗҗед намазын укырга
Мунча керергә, юынырга
Яңа киемнәр кияргә
Бәйрәм көнне ничек үткәрергә?
Мәчетләргә җыелып, гает намазын, бәйрәм хөтбәсен укырга һәм вәгазь тыңларга
Бәйрәм табыны әзерләргә
Якыннарыңны бәйрәм белән тәбрик итәргә
Туганнар, дуслар белән очрашып аралашырга, хәл белешергә
Кунаклар чакырырга, кунакка барырга
Бүләкләр өләшергә
Үлгән туганнарның каберләрен зиярәт кылырга
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев