Саба таңнары

Урман бете тешләп параличланган

Бер ел элек Уфада яшәүче 40 яшьлек Ольга Брайцара, талпан кадалу аркасында, инвалид арбасына утырган. Ханым журналист булып эшләгән. Энцефалитлы бөҗәк тешләгәннән соң, аңа тиешле дарулар бирәләр, уколын да кадыйлар. Әмма файдасы гына булмаган. Ике атна узуга Ольга параличланган. Бер айдан артык реанимациядә дәваланырга туры килгән. шуннан соң гына аңына...

Бер ел элек Уфада яшәүче 40 яшьлек Ольга Брайцара, талпан кадалу аркасында, инвалид арбасына утырган. Ханым журналист булып эшләгән. Энцефалитлы бөҗәк тешләгәннән соң, аңа тиешле дарулар бирәләр, уколын да кадыйлар. Әмма файдасы гына булмаган. Ике атна узуга Ольга параличланган. Бер айдан артык реанимациядә дәваланырга туры килгән. шуннан соң гына аңына килгән.

Акрынлап кына хәле яхшыра башлаган. Әмма ай саен дарулар алу өчен 100 мең сумнан артык акча кирәк икән. Ярдәм итәргә теләүчеләргә хәбәрләшү өчен телефон номеры: 8962-524-57-73 (Башкортстан номеры). Һәм талпан энцефалитеннан сакланыгыз!

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: