Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман янгынын иң оста сүндерүче Саба районында яши

Ул "Урман янгынын иң оста сүндерүче - 2016" Бөтенроссия конкурсында Татарстан данын яклаячак.

"Урман янгынын иң оста сүндерүче - 2016" II Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә регион этабының җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта Татарстан республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, янгын сүндерүчеләрнең һөнәри осталыгы бәйгесе Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта үтте. Бәйгедә 60 кеше катнашты, алар барысы да - урман янгынын сүндерүче формированиеләр вәкилләре.

Бәйгедә катнашучылар ике этапны узарга тиеш иде - урман янгыннарын сүндерүгә кагылган кагыйдәләрне һәм законнарны белүгә тест үтәргә һәм практик биремнәрне башкарып чыгарга.

Беренче урынны Байлар Сабасыннан өченче типтагы ПХС "Урман янгынын сүндерү үзәге" җитәкчесе Фаяз Габделхаков, икенче урынны - Биектаудан өченче типтагы ПХС "Урман янгынын сүндерү үзәге"ндә автомобиль йөртүче булып эшләүче Разил Хәкимуллин, өченче урынны - "Лубян урман техникасы колледжы"ннан урманны саклау инженеры Ринат Байгобуловлар яулады.

Бәйгедә җиңүче "Урман янгынын иң оста сүндерүче - 2016" Бөтенроссия конкурсында Татарстан данын яклаячак. Ул сентябрь аенда Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә үтәчәк.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев