Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ут афәте янамасын

Апрель, май айларында халык күп җыела торган мәдәният йортларында Саба янгын күзәтчелеге бүлеге план буенча янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтә­ле­шенә тикшерүләр үткәрде.

Нәтиҗәдә тү­бәндәге кимчелекләр ачыкланды: мәдәният хезмәткәрләре белән янгын сүндерү техник минимум программасы буенча лицензиясе булган махсус оешмаларда укулар үткәрелмәгән; эвакуация планнары булса да, ГОСТ таләпләренә туры килми; янгын чыккан очракта аны сүндерү өчен су алу чыганак­ларына кадәрге араны һәм бу чыганакка таба хәрәкәтне караңгыда яктыртып күрсәтүче уклар юк, шулай ук янгын сүндерү бүлегенең телефон номерларын күренерлек урынга язып кую зарур.

Янгын сүндергечләрнең исәбен алып баручы, аларны кабат тутыру вакытын күрсәтүче журналларның булуы һәм янгын сүндергечләргә номерлар сугып кую таләп ителә.

Мәдәният йортларының агачтан эшләнгән урыннарын уттан саклагыч катнашма белән эшкәртергә, янгын сүндерү жиңсәләрен су краннарына тоташтырырга, су ала торган чыганакны һәм эчке яктагы су үткәргечләрне тикшерергә кирәк.

Урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләп­ләрен тәэмин итү өчен махсус боерык нигезендә җаваплы кеше билгеләп куелырга тиеш. Мәдәният йортларын автомат рәвештә янгын чыгуны хәбәр итүче җайланмалар белән җиһазлап бетерү таләп ителә. Янгын чыккан очракта мәдәният йортыннан халыкны тоткарлыксыз чыгару өчен өстәмә ишекләрне тиз арада ачу мөмкинлеге булдырырга, аларга таба бару һәм чыгу юлларын һәрчак тәртиптә тотарга кирәк. Электр уты белән тәэмин итү бүлмәсенә утка каршы чыдамлы итеп, ГОСТ таләпләренә туры китереп эшләнгән ишекләр кую сорала.

Агымдагы елның Мәдәният елы икәнлеген истән чыгармыйча, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итик, халыкка хәвеф-хәтәрсез имин хезмәт күрсәтик.

Раил Габдерахманов,

Саба янгын куркынычсызлыгы

булегенең баш инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев