Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вагыйз Минһаҗевның балалары "Вамин" җирләрен сатып ала

"Арча" җәмгыяте банкротлыкка чыккан "Вамин-Татарстан" җирләрен сатып алачак. Шунысы кызык: "Арча" җәмгыяте экс-сенатор һәм ТР Дәүләт Советының хәзерге депутаты Вагиз Минһаҗевның балалары - Фәридә Фазлыева һәм Минтимер Минһаҗев кулында булган "Коммерсант" хәбәр итүенчә, әлеге җәмгыять җир кишәрлекләре сату аукционында җиңүче булып танылган. Әлеге оешма Арча районындагы 33 мең квадрат метр...

"Арча" җәмгыяте банкротлыкка чыккан "Вамин-Татарстан" җирләрен сатып алачак. Шунысы кызык: "Арча" җәмгыяте экс-сенатор һәм ТР Дәүләт Советының хәзерге депутаты Вагиз Минһаҗевның балалары - Фәридә Фазлыева һәм Минтимер Минһаҗев кулында булган

"Коммерсант" хәбәр итүенчә, әлеге җәмгыять җир кишәрлекләре сату аукционында җиңүче булып танылган. Әлеге оешма Арча районындагы 33 мең квадрат метр мәйдандагы җир кишәрлеге өчен 255 400 сум акча тәкъдим иткән. Шушы ук кишәрлеккә дәгъва иткән Әлмәт эшмәкәре Роза Денисова бәяне 252 мең сумнан ңа югары күтәрмәгән. Башлангыч бәя 59 мең 400 сум булган.

Җаваплылыгы чикләнгән "Арча" җәмгыяте "Вамин"ның Арча районындагы тагын ике җир кишәрлеген сатып алырга гариза тапшырган. Мәйданы 955,6 мең квадрат метр һәм 1,03 миллион квадрат метрлы кишәрлекләрнең башлангыч бәясе 1,72 млн. һәм 1,85 млн. сум. Башка дәгъва белдерүче булмаганлыктан аукцион уздырылмаган. Барлык лотлар да банкта залогта.

2013 елның мартында банкрот булган "Вамин Татарстан"ның кредиторларга 12,6 млрд. сум бурычы булуы әйтелде.

Интертат.ру
№ --- | 19.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев