Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров берничә ел дәвамында "Яңа гасыр" телеканалында "Башваткыч" тапшыруын алып барды. Тиздән тамашачы аны кабат телеэкраннарда күрә алачак.
Җәвит Шакиров "Кәмит Җәвит" дип исемләнгән өр-яңа юмористик-музыкаль тапшыру алып барачак. Кичә аның беренче чыгарылышын төшергәннәр. Катнашучылар арасында Айгөл Бариева, Замирә Рәҗәпова, Рөстәм Гайзуллин, Айнур Моратов һәм башкалар бар. "Беренче съемка, беренче өр-яңа тапшыру! "Кәмит Җәвит"! Дулкынлану, йокысыз төн! Нәтиҗәсен тамашачылар әйтер инде. Аллага тапшырдык!" - дип язган ул.

Нет комментариев