Саба таңнары

Владимир Мединский мәктәп укучыларын 12 сәгать буе укытырга тели

Россия мәдәният министры Владимир Мединский, мәктәпләрдә укулар 8 сәгать 30 минутта башланып, 19 сәгатькә кадәр дәвам итәргә тиеш, дип белдерде. - Мәктәптә балалар белән тиешле күләмдә эш алып барылмый. Мин үзем дә әти - улым бишенче сыйныфка китте. Баланың иртән 8.30 сәгатькә мәктәпкә китеп, кичке 7 гә кадәр анда булуын...

Россия мәдәният министры Владимир Мединский, мәктәпләрдә укулар 8 сәгать 30 минутта башланып, 19 сәгатькә кадәр дәвам итәргә тиеш, дип белдерде.

- Мәктәптә балалар белән тиешле күләмдә эш алып барылмый. Мин үзем дә әти - улым бишенче сыйныфка китте. Баланың иртән 8.30 сәгатькә мәктәпкә китеп, кичке 7 гә кадәр анда булуын идеаль дип саныйм. Болай бала 13.00 сәгатьтән соң теләсә кайда йөри алмый. Бу вакытта ата-аналар да өйдә булмый. Балалары өчен борчылып яшәмәсләр иде,- диде министр.

Реклама

Шулай булгач, тиздән бу имеш-мимешләр чынга ашмагае...

Әлмәт таңнары

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: