Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин 4 татарстанлыга мактаулы исем бирде

4 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин "РФ Дәүләт бүләкләре тапшыру турында"гы 171 нче Указны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында 4 татарстанлы да бар, дип белдерелә бүген документның хокукый мәгълүмат рәсми порталында. Шулай итеп, машина төзелеше өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәте өчен "Казан компрессор машина төзелеше" ААҖ токаре Анатолий Мишагин "Россиянең атказанган машина төзүчесе"...

4 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин "РФ Дәүләт бүләкләре тапшыру турында"гы 171 нче Указны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында 4 татарстанлы да бар, дип белдерелә бүген документның хокукый мәгълүмат рәсми порталында.

Шулай итеп, машина төзелеше өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәте өчен "Казан компрессор машина төзелеше" ААҖ токаре Анатолий Мишагин "Россиянең атказанган машина төзүчесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

"ТАИФ" ААҖ генераль директоры урынбасарлары Владимир Пресняковка "Россиянең атказанган химигы" һәм Гүзәлия Сафинага "Россиянең атказанган икътисадчысы" мактаулы исемнәре бирелде.

"Татнефть" ААҖ нең баш энергетигы - энергетика идарәсе башлыгы Александр Евсеевка энергетика өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Россиянең атказанган энергетигы" исеме бирелде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев