Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин Татарстаннан үрнәк алырга чакырды

Татарстан - көчле һәм тынычлык сөюче төбәк. Анда төрле конфессия һәм милләтләр үзара дус-тату яши. Әлеге өлкәдә Татарстаннан үрнәк алырга кирәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда шулай дип белдерде. Ялта районының Симеиз бистәсендә үткән чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм...

Татарстан - көчле һәм тынычлык сөюче төбәк. Анда төрле конфессия һәм милләтләр үзара дус-тату яши. Әлеге өлкәдә Татарстаннан үрнәк алырга кирәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда шулай дип белдерде.

Ялта районының Симеиз бистәсендә үткән чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Владимир Путин сүзләренчә, Кырым - күп милләтле Россиянең чагылышы ул. Узган елның октябрь аенда Кырымда кеше исәбен алу нәтиҗәләре буенча, республикада 175 этнос барлыгы ачыкланган. Иң күп санлы милләтләр - руслар (68 процент), украиннар (16 процент) һәм кырым татарлары (10 проценттан артыграк).

- Халык исәбен алу барышында аларның туган телләре турында да мәгълүматлар алынган. Кырым халкының 84 проценты туган теле дип рус телен, 8 процент тирәсе кырымтатар телен, 3,7 проценты татар телен, 3,3 проценты украин телен атаган. Кырымда иң киң таралган тел - рус теле. Республиканың 99,8 процент халкы рус телендә аралаша, - дип ассызыклап үтте Россия Президенты.

Аның фикеренчә, Кырымда, бөтен илдәге кебек үк, дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте көчен берләштереп, тынычлык һәм бердәмлекне ныгытуга игътибар бирергә кирәк.

- Ярымутрауда 75 милли-мәдәни автономия һәм 15 милли-мәдәни берләшмә булдырылды. Мондый оешмаларны төзү Россиядә матур гадәткә әверелде. Аларның вәкилләре хакимият белән нәтиҗәле эш итә, - диде Владимир Путин.

Очрашу барышында ул Татарстан Республикасын Россиянең төрле конфессияләр һәм төрле милләтләр үзара дус-тату яшәүче төбәге буларак үрнәк итеп күрсәтте.

- Татарстан - көчле һәм тынычлык сөюче төбәк, - дип, ул чарада катнашучыларны Татарстаннан кыйммәтле тәҗрибәне үзләштерергә өндәде. - Милләтара мөнәсәбәтләр - бик четерекле өлкә, шуңа да милли җәмгыятьләр һәм хакимият вәкилләренә бик җайлап, саклык белән, даими әңгәмәләр аша эш итәргә кирәк.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның милли телләр өйрәнүдәге тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, әгәр дә кешеләр туган телләрендә иркен аралашсалар, аны мәктәпләрдә өйрәнә алсалар - бу барысына да уңайлык кына өсти. Татарстанда чуваш, удмурт гомуми белем бирү мәктәпләре барлыгын да ассызыклап үтте Татарстан лидеры.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев