Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел каникулларын булдырмаска исәплиләр

Россиядә өч кенә көн ял калдырып, бәйрәм көннәрен кыскартырга тәкъдим итәләр. 1 гыйнвар - Яңа ел, 9 май - Җиңү көне, 12 июнь - Россия көне. Ә "кисеп ташланган" 10 көнлек өстәмә ялларны һәркем үзе теләгән вакытта ала алачак. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән инде. Яңа ел чорындагы 10 көн...

Россиядә өч кенә көн ял калдырып, бәйрәм көннәрен кыскартырга тәкъдим итәләр. 1 гыйнвар - Яңа ел, 9 май - Җиңү көне, 12 июнь - Россия көне. Ә "кисеп ташланган" 10 көнлек өстәмә ялларны һәркем үзе теләгән вакытта ала алачак. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән инде.

Яңа ел чорындагы 10 көн ялның депутатлар кешеләрнең теләге һәм ял итәргә бару мөмкинлеге белән туры килмәвен әйткән. Шулай ук бу яллар сәламәтлеккә дә зыян сала, исерткеч эчемлекләр куллануга китерә дип саный алар.

Икътисад өчен дә минуслары бар, әлбәттә: 3 триллион сум акчаны югалтабыз һәм сәнәгать җитештерүенең 15-20 % ка кадәр кимүе дә күзәтелә.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев