Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел табынына берсеннән-берсе тәмле салат рецептлары

Фасольле салат Бер банка консервланган фасоль белән кукуруз, 150 грамм сыр, өч йомырка, сарымсак, майонез, тоз, борыч, кыздырган ипи (кириешки) кирәк. Фасоль белән кукурузның суын түгеп, әзерлисе савытка салырга. Йомырканы угычтан уып, сарымсакны ваклыйбыз. Сырны да эре угычтан уабыз. Тоз, борыч салып, майонез белән болгатабыз. Табынга куяр алдыннан гына өстенә...

Фасольле салат

Бер банка консервланган фасоль белән кукуруз, 150 грамм сыр, өч йомырка, сарымсак, майонез, тоз, борыч, кыздырган ипи (кириешки) кирәк.

Фасоль белән кукурузның суын түгеп, әзерлисе савытка салырга. Йомырканы угычтан уып, сарымсакны ваклыйбыз. Сырны да эре угычтан уабыз. Тоз, борыч салып, майонез белән болгатабыз. Табынга куяр алдыннан гына өстенә кириешкаларны тезеп чыгабыз.

***

"Кар бабай" салаты

Түбәндәгеләр кирәк булачак: тавыкның түш ите - 400 грамм, пешкән ике бәрәңге, өч йомырка, уртача зурлыктагы ике кыяр, майонез. Бизәү өчен бер болгар борычы, йомырканың сарысы, черри помидоры, кара зәйтүн җимеше.

Тавык итен вак итеп турап, майда кыздырырга яисә пешереп турасаң да була. Бәрәңге белән кыярны шакмаклап турарга кирәк. Кар бабайның шапка кигән баш формасын ясап, катламлап салатны өябез. Беренче катлам тавык ите, аннан соң кыяр, бәрәңге һәм, угычтан уып, йомырканың агын җәябез. Башлыгы белән авызын борычтан, күзләрен кара зәйтүн җимешеннән, борынын черри помидорыннан ясыйбыз.

***

"Тиффани" салаты

Тавык итен турап, "карри" тәмләткече салып кыздырырга. Тәлинкәгә салат яфраклары салып, катламлап өяргә. Башта майонез белән тавык ите, вакланган әстерхан чикләвеге, уылган сыр, йомырка. Һәр катламга майонез сылыйбыз. Яшел виноградны уртага кисеп, өстенә тезеп чыгабыз.

***

Бәйрәм табынында тарталеткалар дигән кабымлыкны еш очратырга була. Тарталеткаларны алдан алып куеп, бәйрәм көнне тиз генә эчлек әзерләп, өстәлгә куярга була.

Беренчесе. Пешкән тавык итен вак итеп турап, уылган сыр, азрак майонез, нинди дә булса төелгән чикләвек, укроп салып болгатабыз, тарталеткаларга тутырабыз. Өстен зәйтүн җимеше, петрушка белән бизибез.

Икенчесе. Чи кишер, сыр, 2 йомырка, 2-3 тырнак сарымсак. Барысын да вак угычтан уып, майонез белән туглыйбыз. Теләгән кешегә укроп, яшел суган белән бизәргә була.

Өченчесе. Краб таякчыклары, консервланган кукуруз, йомырка, тоз, борыч, майонез - барысын бергә болгатасы. Бизәү өчен өстенә икра, мәк сибәргә.

http://www.kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев