Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел табынына тутырылган балык рецепты

Эльмира Шагалиева, район үзәк хастаханәсенең балалар бүлеге өлкән шәфкать туташы: Яңа ел күңелдә яңа хыял-өметләр уята торган, якты, матур, сихри бәйрәм. 2015 ел безнең гаиләбез өчен бик тә истәлекле, матур бәйрәмнәргә бай булды. Иң куанычлы, зур вакыйга - көтеп алынган, беренче оныгыбыз Әмир туды. Дәү әти, дәү әни статусы алдык....

Эльмира Шагалиева, район үзәк хастаханәсенең балалар бүлеге өлкән шәфкать туташы:
Яңа ел күңелдә яңа хыял-өметләр уята торган, якты, матур, сихри бәйрәм. 2015 ел безнең гаиләбез өчен бик тә истәлекле, матур бәйрәмнәргә бай булды. Иң куанычлы, зур вакыйга - көтеп алынган, беренче оныгыбыз Әмир туды. Дәү әти, дәү әни статусы алдык. Яңа ел бәйрәмен мин барыннан бигрәк гаилә бәйрәме дип атар идем. Без дә аны гаиләбез белән канатланып көтеп алабыз. Бергәләп матур итеп табын корабыз. Быел да табын түрендә, әлбәттә, күп еллардан бирле әзерләнә торган, үзебезнең гаиләнең төп Яңа ел күрке булган ризыгы - тутырылган горбуша балыгы булачак. Әлеге балык ризыгы бик тәмле дә, ансат та әзерләнә. Хуҗабикәләр Яңа ел кичендә якыннарын әлеге ризык белән дә сөендерә ала. Горбуша балыгын яхшылап юып, әкрен генә тиресеннән арындырабыз. Кылчыкларыннан аралап, итен иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа 3-4 аш кашыгы дөге, 2 йомырка, тоз, борыч саласы. Сыер маенда суган, кишер кыздырып әлеге массага өстәлә. Барлык массаны балыкның тиресе эченә тутырасың, ул нәкъ балык формасын ала. Шуны табадагы фольгага куеп духовкага куябыз. Балык өстенә майонез сылыйсы. Бик тәмле дә, затлы да ризык 1сәгатьтән әзер була. Ашларыгыз тәмле, ялларыгыз ямьле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев